Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино авылы балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләгәннәр

Авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе балалар мәйданчыгында балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган танып белү сәгате үткәргән.

Балалар светофорның барлыкка килү тарихы турында белгәннәр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләшкәннәр. 

Чарада катнашучылар берничә турдан торган юл викторинасында актив катнашканнар: «Рөхсәт ителә — тыела», «Светофорның өч уты», «Юл билгесен бел» һ.б. Балалар юл хәрәкәтендә катнашучылар турында табышмаклар чишкәннәр, урам аркылы ничек чыгулары һәм аларга светофорның ничек ярдәм итүе турында сөйләгәннәр. Балалар бик теләп юл билгеләре сурәтләнгән пазлларны җыйганнар.

— Алынган мәгълүматлар балаларга дисциплиналы җәяүле булырга һәм юлдагы күңелсезлекләрне булдырмый калырга ярдәм итәр, дип өметләнәбез, — ди чараны оештыручы.

Ленино авылы балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләгәннәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев