Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино авылында бала чаклары сугыш елларында үткән кешеләрне Җиңү көне белән котлаганнар

Сугыш еллары бездән ераклаша бара. Ләкин Ватаныбызның бәйсезлеген яклаучылар, фронттан кайтмаучылар, тылда хезмәт куючылар һәм Җиңүне якынайтучылар турында без бүген дә хәтерлибез.

9 Май бәйрәме алдыннан Ленино мәдәният йорты хезмәткәрләре «сугыш чоры балаларын» котлаганнар. Ленино авылында алар 15 кеше. Алар янына бару, бәйрәм белән котлау, игътибар күрсәтү шушы кешеләр өчен бик сөенечле булган. Кызганычка каршы, аларның күбесе хәзер инде өйдән дә чыга алмый. 
Бу вакыйгаларда катнашучылар саны көннән-көн кими бара. Сугыш чоры аларның хәтерендә ачлык, авыр эш, якыннарын югалту, кояшлы һәм шатлыклы бала чакларыннан мәхрүм калулары белән истә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев