Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ленино авылында Питрау бәйрәме

Традиция буенча бәйрәм апостоллар — Петр һәм Павелны искә алу көнендә билгеләп үтелә

Җырлар, биюләр, төрле уеннар, күңел ачулар һәм уңган авылдашларын хөрмәтләү — Ленино авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә әнә шундый чара әзерләгән.

Ленино һәм Горшково авыллары халкы белән бергә бу көнне Әдәмсә, Яңа Иванаево, Яңа Чишмә, Красный Октябрь, Архангел, Черемухово Бистәләре, шулай ук Түбән Кама районыннан килүчеләр дә бәйрәм итте.

Керәшеннәрнең иң хөрмәтле Питрау бәйрәмен Изге Димитрий Солунский храмы башлыгы Сергий атакай ачып җибәрде. Ул авыл халкына һәм кунакларга бу бәйрәмнең традицион рәвештә апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә билгеләп үтелүен искәрде. Барысына да игелек, тынычлык теләде.

Авыл көнендә авылдашларын авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина сәламләде.

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов барлык керәшеннәрне Питрау бәйрәме белән котлады. Аның чыгышында авылның барлык халкына авыл көне белән котлаулар яңгырады, ул ленино халкының районның иҗтимагый тормышында актив катнашуларын, яшьләрне һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләүләрен, авыл халкының хезмәт активлыгын билгеләп үтте. Үз исеменнән СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә актив катнашканы өчен Рәис Ринат улы Хәсәновка Мактау грамотасы тапшырды.

«Без туган авылыбызга дан һәм хөрмәт күрсәтәбез», — дип игълан иттеләр чараны алып баручылар һәм бу көнне шулай ук хөрмәткә лаек, дан казанган авылдашларының исемнәрен әйтеп үттеләр.

Быел Ленино АҖдә кемнәр һәм ничек танылган?

Реклама

«Яңа Чишмә районының 40 еллыгына» номинациясендә авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән 40 еллык хезмәт стажы булган Ленино мәдәният йортының элекке мөдире, «Сурэкэ» ансамбленә нигез салучы һәм ансамбльнең җитәкчесе Раиса Константиновна Митрюхина бүләкләнде.

«Гаилә-юбилярлар» номи-нациясендә Тимофей Павлович һәм Валентина Николаевна Митрофановларга, шулай ук Александр Иванович һәм Надежда Ивановна Чумаковларга 40 ел дәвамында гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Үз балаларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен авыл халкы исеменнән уллары СВО зонасында булган ата-аналарга рәхмәт белдерелде, болар: Анна Кондеева, Иван һәм Лариса Чумаковлар, Василий Зимин, Галина Новикова һәм Людмила Назарова. Алып баручылар барлык сугышчыларның исән-сау тизрәк туганнары һәм якыннары янына кайтуларын теләделәр.

Иван Зайцев һәм Михаил Феоктистов Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен Ленино АҖнең Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Яңа Чишмә районы оешуның 40 еллыгы уңаеннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:

Владимир Дмитриевич һәм Раиса Александровна Леонтьевлар. Владимир 13 ел авыл Советы рәисе булып эшләгән, Раиса ханым медпунктта фельдшер-акушерка булып хезмәт куйган, ул «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» дигән мактаулы исемгә ия.

«Гаилә династияләре» но-минациясендә педагоглар династиясеннән — Хәсәнова Марсилә Гыйззәт кызы, механизаторлар династиясеннән — Чумаков Иван Иванович билгеләп үтелде.
Православие традицияләрен саклауга юнәлтелгән армый — талмый хезмәте, үсеп килүче буынның рухи — әхлакый халәтен ныгытуы, Ленино АҖ территориясендә социаль-әһәмиятле һәм спорт чаралары үткәргәне өчен гыйбадәтханә башлыгы Сергий атакайга рәхмәт хаты тапшырылды.
Үзенең бөтен гомерен терлекчелеккә багышлаган Игнашина Валентина Петровна һәм Горшково авылында иҗтимагый тормыш активисты, озак еллар хат ташучы булып эшләгән Людмила Михайловна Назарова «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр..
Хөрмәт күрсәтү җирле артистларның һәм күрше авыллардан килгән һәвәскәрләрнең чыгышлары белән үрелеп барды, ә бәйрәмнең тантаналы өлеше уздырыла торган урыннан читтә балалар халык уеннарында һәм спорт ярышларында күңел ачты, яшьләр фотосессияләр оештырды, кемдер милли ризыклар белән чәй, кемдер салкын эчемлекләр белән сыйланды. 
Һәм менә инде зур ишегаллары хуҗаларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырыр мизгелләр дә җитте.
Бәйрәм дәртле биюләр һәм яшьләр өчен дискотека белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев