Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино авылының якшәмбе мәктәбендә укытучылар көненә багышланган «Күңелле стартлар» узган

«Күңелле стартлар»ның барлык этаплары киеренке көрәштә үткән.

2 октябрьдә Ленинода изге Димитрий Солунский чиркәвендәге якшәмбе мәктәбенең спорт сыйныфында «Без бер зур гаилә» девизы астында спорт ярышлары узган. Укытучылар көненә багышланган «Күңелле стартлар» программасы бай эчтәлекле булган.

Спорт бәйрәмен Ленино АМЙ мөдире Евгения Лаврова ачып җибәргән. Евгения Анатольевна барлык җыелучыларны сәламләп, командаларны тәкъдим иткән. Спорт бәйрәмендә 10 кешедән торган командалар катнашкан. Чарада катнашуга барлыгы 40ка якын кеше җыелган. Ярышларның баш хөкемдарлары - гыйбадәтханә башлыгы иерей Сергий һәм туплы уеннар буенча проект укытучысы Любовь Сидоровалар булган.

Командаларга йөгерү, сикерү буенча мавыктыргыч бәйгеләр, туплар һ.б.  белән эстафеталар тәкъдим ителгән, алар анда үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәткәннәр. Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр төрле конкурсларда актив катнашканнар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшли белү буенча көч сынашканнар.  Командаларның җиңүгә ирешү теләге зур булган. Барысы да финишка беренче булып килергә тырышкан.

«Күңелле стартлар»ның барлык этаплары киеренке көрәштә узган. Тамашачылар вакыйгалар барышын күзәтеп үз командалары өчен җан атканнар. Шунысы сөендерә, балаларның кәефләре күтәренке булган. «Күңелле стартлар»да катнашып, алар үзләрен бердәм команда буларак хис иткәннәр. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч үткән. Укытучылар көненә багышланган ярышлар - чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев