Ленино мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күзлек өчен футляр» дигән мастер-класс үткәргәннәр
«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Ленино мәдәният йорты белгечләре тарафыннан «Күзлек өчен футляр» дигән мастер-класс оештырылган.
Күзлек - беркайчан да модадан чыкмый торган аксессуар ул. Кемдер аны матурлык өчен, ә кемдер - яхшырак күрер өчен куллана. Әлбәттә, күзлек үз «вазыйфаларын» озаграк башкарсын өчен аны дөрес итеп файдалану һәм саклау кирәк. Күзлекне куеп йөртә торган җайланманы (очечник) кибеттән сатып алып, яки мастер-классны карагач та, фетрдан ясап була.
Мастер-классны оештыручылар әлеге йомшак һәм уңайлы материалны ничек кисәргә, ничек ябыштырырга һәм тегәргә икәнен күрсәткәннәр. Шундый футлярда күзлек яхшы сакланачак, ә ачык һәм матур төсләр аны модалы һәм стильле аксессуарга әйләндерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев