Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино мәдәният йортында «Табын күрке — икмәк» дигән тематик сәгать узган

Чара Халыкара икмәк көненә багышланган.

Балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы, шулай ук әлеге темага бәйле мавыктыргыч фактлар белән танышканнар.

Мәсәлән, борынгы заманда икмәкне «жито» дип атаганнар (рус телендәге жить сүзеннән). Икмәк турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар да байтак: «Иренгәннең ирене икмәккә тимәс», «Җирең нинди булса, икмәгең шундый була», «Ил терәге — икмәк» һ.б.

Шулай ук танып белү сәгате барышында икмәк турында шигырьләр дә яңгыраган. Балалар «Өстәлдә икмәк булсын өчен нинди һөнәргә ия булырга кирәк» дигән темага фикер алышканнар.
Чараны алып баручы элегрәк кешеләрнең икмәккә ничек хөрмәт белән карауларын сөйләгән. Әйтик, икмәкне ялгыш кына идәнгә төшереп җибәрсәләр, аны алып, иренгә якын китереп, гафу үтенгәннәр. Шулай ук балаларга 900 көнгә сузылган Ленинград камалышы, бу коточкыч шартларда халыкның ничек көн күрүе турында сөйләгәннәр.

Чара ахырында балалар ипи кадере, аның нинди хезмәтләр бәрабәренә табыннарыбызга куелуы һәм кеше тормышында нинди урын алып торуы турында нәтиҗә ясаганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев