Ленино мәдәният йортында ветеран-педагогларга багышланган чара узган
Педагог һәм остазлар елында Ленино мәдәният йортында бөтен гомерләрен балаларга һәм мәктәпкә багышлаган педагоглар өчен «Укытучы — бөек һөнәр» чарасы узган.
Марсилә Гыйззәт кызы Хәсәнова һәм Ясминә Гайсә кызы Гайсиналар кырык еллык стажлары һәм балалар белән эшләү тәҗрибәләре байтак булган укытучылар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, ә алып баручылар бәйрәмне ачып җибәргәннән соң, педагоглар турында сөйләгәннәр, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырганнар.
Котлау сүзе белән Ленино АҖ башлыгы Светлана Питеркина чыгыш ясаган. Алып баручыларның сүзләре үзешчән сәнгать номерлары белән үрелеп барган. Чара бик күңелле узган. Ахырда педагогларны чәй табынына чакырганнар, анда алар мәктәп тормышындагы иң кызыклы хәтер-хатирәләрен искә төшергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев