Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино мәктәбендә - яңа ашханә

Республика көнендә тантаналы шартларда ашханәне файдалануга тапшырдылар.

Капиталь ремонт барышында биредә үзгәртеп планлаштыру булган, стеналарны, түшәмне бизәгәннәр, яңа ишекләр куйганнар, электрүткәргечләр, сантехника һәм суүткәргечләр алыштырылган.
Биредә ризык әзерләү өчен яңа җиһазлар урнаштырылган.
Капиталь ремонт «Мәктәп ашханәләренең азык-төлек блокларын ремонтлау» республика программасы буенча башкарылган, ремонтка 5 млн. сумнан артык акча сарыф ителгән.
Азык-төлек блогын ачу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. Ул республика программалары ярдәмендә районда байтак эшләр башкарылуын билгеләп үтте, мәктәп коллективын әлеге мөһим вакыйга белән котлады, биредә сыйфатлы һәм тәмле ризык әзерләнүен теләде.
Мәктәп директоры Владимир Валасеев ремонт эшләрен башкару мөмкинлеге өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, «Блокстрой» ҖЧҖ төзүчеләренең сыйфатлы эшен билгеләп үтте һәм җитәкче Евгений Клюевка истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев