Ленино урамындагы скверда балаларны яклау көненә багышланган чара күңелле уткән
Җәмгыять

Ленино урамындагы скверда балаларны яклау көненә багышланган чара күңелле уткән

1 июньдә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларны бәйрәм һәм җәйге ял башлану белән котлаганнар һәм алар өчен «Балачак илендә» дип исемләнгән конкурс-уен программасын үткәргәннәр.

Балалар төрле конкурсларда, күңелле эстафеталарда катнашканнар. Китапханә хезмәткәрләре аларны җәен китапханәгә килергә чакырганнар һәм каникул күңелсез түгел, ә мавыктыргыч һәм файдалы үтсен өчен, китаплар уку кирәклеген искәрткәннәр.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев