7 июньдә Ленинода сөенечле зур вакыйга - җирле чиркәү өчен 5 яңа чаңны изгеләндерү йоласы булып үтте.
Изге Дмитрий Солунский хөрмәтенә 2015 елда кабат төзелгән чиркәү нәкъ менә ике ел "тын" торган: гыйбадәт кылулар башкарылган, тик "Ходай тавышы" гына - чиркәүдә чаң тавышы гына ишетелмәгән. Һәм менә сөенечле хәл... Яңа чаңнарны алдагы көннәрдә Каменск - Уральск шәһәреннән алып кайтканнар, аларны нибары ай ярым эчендә коеп ясаганнар. Ә иң мөһиме, моның өчен акчаны халык биргән - иганә акчаларына эшләнгән. Копилкага беренче взнос 2015 елда үткән "Пусть льется перезвон колоколов" дип аталган хәйрия концертыннан кергән. "ТР рус милли - мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасының Яңа Чишмә бүлекчәсе аны үткәрүдә инициатор булган, ә аның катнашучылары - авыл МЙ-ның халык коллективлары, район Мәдәният йорты артистлары, БСМ-дә шөгыльләнүчеләр, Яңа Чишмә чиркәве башлыгы Петр атакай җитәкчелегендәге якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр. Концертта 24126 сум акча җыелган булган. Хәйрия эстафетасын Ленинодан Демидовлар гаиләсе дәвам иткән, ул үзе иң күп өлешне кертеп, авылдашларына да мөрәҗәгать итеп, социаль челтәрләрдә дә җитешмәгән акчаны җыю буенча ярдәм сорый. Байтак кына ленинолылар, шушы авылда туып үсеп читтә яшәүчеләр һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә ярдәмгә кушыла.
- Себер шәһәрләреннән, Ерак Владивостоктан да акча килде, исемлектә татар фамилияләре дә бар, - дип сөйли Алексей Демидов. Ике ел чамасы вакыт эчендә 210 мең сум акча җыелган.
Һәм, ниһаять, хыяллары тормышка ашты. Нык сөенгән ир-атлар түзеп тора алмаганнар, алдагы көнне үк иң зур чаңны урнаштырып яңгыратып караганнар һәм канәгать калганнар. Изгеләндерү йоласын үтәүгә Ленинога Чистай һәм Түбән Кама районнары епискобы Пармен үзе килгән. Районнан Петр атакай белән район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин килгән. Чиркәү янында аларны чиркәүнең попы Сергий атакай, авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников, авыл халкы һәм яшьләр каршы алды.
- Күңел сөенә, - диде безгә пенсионер Валентина Лаврова. - Чаң тавышын авылда гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә ишетәчәк. Чаң тавышы булса, авыл яши дигән сүз инде.
- Бу чаң тавышлары сезгә авылда, илдә булган бәйрәм вакыйгаларын искәртеп торыр, - дип мөрәҗәгать итте Пармен халыкка. - Ул сезне игелекле эшләргә өндәр, тавышы белән авыруларыгызны, кайгы-хәсрәтләрегезне оныттырыр - дәвалар. Алар җир йөзенә бәхет-шатлык, иминлек теләп яңгырасыннар, - дип теләде ул.
Ольга ИВАНОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев