Лисичанск халкы ничек яши
Рус Чабаксары авылында часовня ачу тантанасында шушы авылда туып-үскән, ә бүгенгесе көндә Лисичанскида яшәүче Мария Симонова да бар иде.
Ул Украинадан сеңелесе Надежда Кольцова янына кунакка кайткан.
— Туган авылымда биш ел булмадым. Апаларым янына үзем исән-сау, гаиләм белән дә барысы да яхшы булганын сөйләр өчен кайттым. Бездә бернинди дә элемтә юк бит... Башка шәһәрләргә барсаң, бар инде ул. Яктылык, газ, суны да бирделәр генә әле, моңа чаклы бездә бернәрсә дә юк иде. Барысын да бомбалар белән җимерделәр.
ВСУ безнең шәһәрдән 2022 елның җәендә китте. Лисичанскига Россия танклары кергәч, алар тиз арада качып, берничә дистә километр ераклыкта позиция алдылар. Хәзер алар аннан безгә снарядлар җибәрәләр.
Мария сөйләвенчә, Лисичанск зур шәһәр түгел — Чистай кебек, әмма анда сәнәгать предприятиеләре байтак. Халкы — бөтен Россиядән чыккан рус кешеләре. Мәсәлән, Северодонецкига Түбән Камадан, Казаннан барганнар. «Техткани» заводын Ивановодан килеп төзегәннәр. Кайчандыр заводлар һәм фабрикалар төзергә баручылар шунда яшәп калганнар.
Мария ире белән моңа кадәр Ерак Көнчыгышта яшәгән, аннары Украинада эшләгән иренең абыйлары аларны үз яннарына чакырганнар. Донбасста ул инде 40 елдан артык яши.
— Без анда нефть эшкәртү заводын төзергә дип бардык. Ләкин ул хәзер юк инде — бомбалар төште. Барлык заводлар диярлек җимерек хәлдә. Алар бездә шактый иде: нефть эшкәртү, сода, желатин, азот, буяу, техник тукымалар җитештерү буенча дисеңме... Җимерелгән йортлар да күп, алар арасында күп катлы йортлар да байтак. Төзек булганнары да бар. Андыйлар бик аз калса да, ләкин нишләргә? Яшибез инде.
Мария күп еллар заводта аппаратчы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Шәһәр читендә шәхси йортта гомер итә, хуҗалык тота. Әмма сыерлары күптән түгел генә минада шартлаган.
-Украиналылар киткәндә һәр җирдә дә миналар калдырганнар. Алар яшел төстә. Ә без терлекләрне көтүгә чыгардык. Сыерыбыз минага баскан. Икенчесенә бомбежка вакытында зыян килде. Сыерлар ни, кешеләр дә миналарда шартлады. Күрше хатыны кәҗә саварга барам дип, минага баскач, аягы өзелде. Тагын бер күрше этен ашатырга барганда, өченчеләре ишегалдын җыештырганда... боларны искә төшерү дә авыр...
-Кайчан да булса барысы да бетәргә тиеш бит инде.
-Без моңа бик өметләнәбез. Башта мин Лисичанскидан апам янына Мәскәүгә бардым, минем кызым да анда яши. Әле берсен аяксыз, әле икенчесен — кулсыз алып киләләр, ди апам. Ә без яралыларны көн саен күрәбез. Хастаханәләргә алып килеп торалар.
— Сугышчыларыбыз белән аралашасызмы соң?
— Ничек аралашмаска, әлбәттә. Алар безгә карата яхшы мөнәсәбәттә, үпкәләмибез. Лисичанскига беренчеләрдән булып чеченнар килделәр (Рамзан Кадыйров хәрбиләре — авт. искәрмәсе). Аннары чуашлар, мордва, бурятлар. Алар бер атна алгы сызыкта, аннары бер атнага безгә ял итәргә алып киләләр. Артемовск яки Запорожье ягына якынрак булган позицияләргә җибәрәләр. Күбесе бушап калган шәхси йортларда яши.
-Украиналылар булганда авыррак идеме?
— Безне, рус халкын, җәберли иделәр. Балалардан украин телен өйрәнүләрен таләп иттеләр. Безне алай мәҗбүр итмәделәр. Мәктәпләрдә укыту тулысынча украин телендә алып барылды. Гомумән әйткәндә, һәр милләттә дә төрле кешеләр бар, ә болар инде «милләтче украиннар» иде.
— Гуманитар ярдәм даими килеп торамы? Безнең район да күптән түгел генә 20 тонна йөк җибәргән иде.
— Әйе, рәхмәт, безгә ярдәм итәләр. Ай саен гуманитар ярдәм өләшәләр: ярмалар, май, тушенка, куертылган сөт, макарон, чәй, кәнфит. 8 март бәйрәменә Яр Чаллыдан пакетлар китерделәр. Барысы да яхшы итеп төрелгән: колбаса, чәй, консервалар. Хәзер кибетләр дә яхшы эшли башлады. Безне азат иткәч, Татарстан безнең юлга асфальт җәйде. Хәзер тиз йөрибез! Транспорттан бары тик "маршрутка«лар гына. Ул машиналарда Мәскәүгә дә барып җитеп була. Хәзер торак йортларны ремонтлый башладылар. Северодонецкины — Мәскәү, Рубежное һәм Лисичанскины Казан төзекләндерә.
«Сез бит хәзер безнекеләр. Россиягә керәсез. Ничек сезгә ярдәм итмәскә инде», диләр часовняны изгеләндерүгә килүче башка хатын-кызлар да.
Сөйләшүгә Надежда Кольцованың кодагые Евгения Наумова да кушылды, ул Чистайдан килгән. Евгения Григорьевна — «Чистай-фронтка» хәрәкәте волонтеры. Күкрәгендә волонтер значогы. Хәзер аның кияве Иван СВОда хезмәт итә.
«Мин разведчиклар, снайперлар өчен маскировка костюмнары тегәм, — дип сөйләде ул. — Бер ай эчендә 10-11 костюм килеп чыга. Бу авыр хезмәт! Безнең волонтер кызларыбыз бик актив: үлчәп кисү, тегү эшләрен башкаралар. Халыктан да бик күп ярдәм килә, битарафлар юк».
Туган якка бөтенләйгә кайтып урнашу тәкъдименә Мария болай дип җавап бирде: «Бу җиңел генә адым дип уйламагыз. Барысын да кинәт кенә калдырып китеп булмый шул. Минем анда гаиләм, балаларым, оныкларым яши бит. Бездә барысы да яхшы булыр һәм, ниһаять, тыныч кына яши башларбыз дип өметләнәбез».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев