Лисичанскига ярдәм күрсәтик
Татарстан Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск шәһәренә тормышны тәэмин итү системаларын торгызуда ярдәм итә.
Билгеле булганча, безнең республика бу шәһәргә шефлык итүне алды. Лисичанскига даими рәвештә төзүчеләр, табиблар, башка белгечләр бара, төрле гуманитар ярдәм җибәрелә: төзелеш материаллары, медикаментлар, кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары, көнкүреш химиясе, азык-төлекләр һәм башкалар. Инде йөзләгән тонна гуманитар йөк җибәрелгән.
Яңа Чишмә муниципаль районы җитәкчелеге учреждение, оешмалар һәм предприятиеләрдә эшләүче барлык хезмәткәрләргә үзләренең бер көнлек хезмәт хакын шефлыкка алынган шәһәргә ярдәм итү өчен җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Акчаны 10 февральгә кадәр Яңа Чишмә районының хәйрия фондына күчерергә кирәк.
Реквизитлар: «Яңа Чишмә районының социаль-икътисади үсеше» Хәйрия фонды.
ИНН 1631008606
КПП 163101001
Банк исеме ПАО «АК БАРС» БАНК Казан шәһәре
Банктагы ИНН, КПП 1653001805/163132002
Банктагы БИК 049205805
Банк счеты номеры 40703810902390000005
Корр.счет 301018100000000805
Адрес: ТР, 423190, Яңа Чишмә авылы, Совет ур., 80 йорт. Барлык теләүчеләр акчаны үзләре әлеге адрес буенча Яңа Чишмә АҖнең башкарма комитетына килеп, Любовь Попковага тапшыра ала. Тел. 2-21-73.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев