Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Любовь Сухорукова «Сәламәт булуның сере - дөрес туклануда»

Бүген, 20 октябрьдә, Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Бүген без әлеге җаваплы һөнәр иясе - «Колосок» балалар бакчасы пешекчесе Любовь Сухорукова турында сөйлибез.

«Пешекче» - гади кебек тыелса да, бик мөһим һөнәр. Балаларын бакчага китергән ата-аналарны, барыннан да элек, дөрес һәм сыйфатлы туклану мәсьәләсе борчый.

«Әйе, сәламәтлек сере нәкъ шуның белән бәйле», - дип раслый Любовь Александровна. -Ә без инде балалар бакчасында тәрбияләнүче һәр баланы дөрес тукландыруда - пешекче буларак, аның өлеше зур, дип өстибез.

Любовь Александровна 1989 елда Лениногорск һөнәр училищесын тәмамлап, 4 разрядлы пешекче квалификациясен ала. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 2012 елдан бирле эшли.

Ул ризык әзерләүне үзенә бер иҗат эше дип саный. Пешекчегә яхшы кәеф, иҗади якын килү белән, күңел биреп эшләргә кирәктер, мөгаен. Шулай булганда, ризык та тәмле булачак.

Любовь Александровна балалар, аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре белән һәрвакыт игътибарлы һәм кайгыртучан. Аның намуслы хезмәте берничә тапкыр билгеләп үтелгән. Ул балаларның яратуын, хезмәттәшләренең һәм ата-аналарның ихтирамын яулый алган.  Профессионализм, тырышлык, җаваплылык - болар барысы да Любовь Александровна хакында.

Халыкара пешекчеләр көне алдыннан аны һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев