Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Маргарита Темникова: «Миндә әниләргә генә хас булган балаларны ярату хисе бетмәгән әле»

Башканы бәхетле иткән кеше, үзе дә бәхетле була

Йөрәктән — йөрәккә

Ике кыз тәрбияләп үстергән Маргарита Анатольевна һәм Сергей Геннадьевич Темниковларның гаиләсе яңадан тулыланган: күптән түгел алар Изабелла исемле кыз-баланы тәрбиягә алганнар.

«Әгәр бер яшьлек Альбинаны тәрбиягә алу төптән уйланылган адым булса, дөресен генә әйткәндә, сигез яшьлек кызны гаиләгә кабул итү — безнең өчен бер дә көтелмәгән хәл иде», — ди Маргарита.

— Бу турыда без инде 13 ел элек үк уйланган идек, кече кызыбыз Альбина биш яшьлек вакытында бездән сеңел алып кайтырга сораган иде. Ләкин ул вакыта без бераз икеләндек: Альбинаның исәнлеге бик үк яхшы булмаганга, аның сәламәтлеген уңай хәлгә китерү өчен күп көч һәм вакыт кирәк булды. Шөкер, тора-бара аның хәле җайланды, ул сау-сәламәт кыз булып үсте, иҗади, интеллектуаль яктан үсеш алды, ә без һәрвакыт янәшәдә булдык һәм башка бернинди бала турында да уйламадык.

Темниковларның олы кызы Кристина әни булган елны, алар, әлбәттә, Арсений исемле оныкка әби-бабай булдылар. Икенче кызлары Альбина шул ук елны урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә әзерләнгән. Ә Анатолий белән Маргарита уйлана башлаганнар. Алар эштән буш йортка кайтуны һич тә күз алдына китерә алмаганнар. 

Һәм шунда опека һәм попечительлек бүлегеннән шалтыратканнар: «Тагын бер баланы бәхетле итәргә теләмисезме? Бер кыз өчен гаилә эзлибез. Ул өйдә үскән бала, аңа балалар йортында яшәве кыенрак булыр». 

-Олы балаларыбыз безне хуплап, карарыбызны кабул итәрләр дип көтмәгән идек. Изабелла белән таныштык, без бер-беребезгә ошадык та кебек тоелды. Ул безгә кунакка килгәч, байтак нәрсәләр турында сөйләштек, бер-беребезне һәм бергә булсак, күңелсез булмаячагын да аңладык, дип сөйләде Маргарита.

 Башканы бәхетле иткән кеше, үзе дә бәхетле була

Алар инде менә икенче ел бер гаилә булып яшиләр: бергәләп кухняда һәм өйдә, бакчада эшлиләр, бергә ял итәләр һәм телевизор каршында диванда гына утырып калмыйлар. 
Темниковлар өйдә генә торырга яратмыйлар, бәйрәмнәргә дә, концертларга да, бассейнга да йөриләр. Район бәйрәмнәре җитмәсә, тагын берәр җиргә баралар. Еш кына Казанда булалар, чөнки зур кызлары нәкъ менә шунда: Кристина ире һәм улы белән фатирда, Альбина — тулай торакта яши, ул медицина көллиятенең икенче курс студенты.

Бергәләп театрларга, паркларга, аттракционнарга баралар, зур пиццага заказ биреп, тәмләп ашыйлар. Җәй көне чит илләрдә — быел Мисырда, узган ел Кабардино — Балкария курортларында булганнар. 

 Башканы бәхетле иткән кеше, үзе дә бәхетле була

 Башканы бәхетле иткән кеше, үзе дә бәхетле була

 Башканы бәхетле иткән кеше, үзе дә бәхетле була

Байтак вакытларын бергә үткәргәннән соң, алар бер-берсен аңларга өйрәнгәннәр. Хәтта яратырга да. Хатын — кызның һәр балага булган мәхәббәте — табигый хис. Ә менә 8 ел үз гаиләсендә яшәгән балага башка гаиләнең яратуын кабул итү күпкә авыррак. 

Әниләр көнендә Изабелла Маргарита Анатольевна өчен мондый сүзләр язган: «Елмаюың, яратуың, ярдәмчел һәм акыллы булуың өчен мин сине хөрмәт итәм. Бүген минем синнән дә якынрак кешем юк».

Маргарита Изабелланы үзенә әни дип әйтүен сорамый. «Әни» сүзен әйткәндә, кызның күз алдында башка образ — үз әнисе булачагын аңлый. Алар еш кына аның турында сөйләшәләр, Изабелланың олы апасын һәм абыйсын искә алалар, кунакка чакыралар, әлегә — җавап кына юк.

Бүген кызның гаиләсе башка, бу гаилә аңа ошый һәм ул киләчәктә дә шундый тормышка омтыла. Шуңа күрә дә яхшы укырга, спортта, иҗатта үсеш алырга тырыша, ул бик актив һәм хәрәкәтчән. 

Аның өчен гаилә — Темниковларның барлык туганнары һәм якыннары. Аларның игелегенә җавап итеп, ул үзе дә игелекле, сирәк кенә булгалаган очрашуларын да ярата, бигрәк тә кечкенә Арсенийны сагына. 

Кызның яңа әти-әнисе: «Әгәр дә бер-беребез белән очрашканда һәркайсыбызның йөзендә шатлык балкый икән, димәк, без дөрес юнәлештә барабыз», — диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев