Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мария Семенова: «Хәзер тәүлек буе эшләсәм дә, мин канәгать!»

Район үзәгендә күптән түгел генә ачылган пекарнядан чыгып торган хуш ис 100-150 метр ераклыкка тарала. Тәмле икмәк исе сатып алучыларны үзенә җәлеп итә: бирегә тәнәфес вакытында мәктәп укучылары килә, якын-тирә оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр дә кереп чыга.

Икмәк-камыр ризыкларын әзерләү белән Красный Октябрь поселогында туып-үскән Мария Семенова шөгыльләнә. Ул үз бизнесын үзенең һәм социаль контракт программасы буенча алган акчаларны сарыф итеп булдырган.
Икмәк кибете хуҗабикәсе белеме буенча инженер-биотехнолог, ә төгәлрәк әйтсәң - икмәк буенча инженер-технолог. Ул дипломны Казандагы КХТИда яклаган, темасы - икмәк ачыткысы, икмәк пешерү технологиясе. Яр Чаллы икмәк заводында гади технолог булып эшли башлаган, 10 ел эчендә әйдәп баручы технологка әйләнгән.
- Миңа бәхет елмайды, мин заводка аны тулысынча модернизацияләгәндә килеп эләктем. Безгә тәҗрибә уртаклашыр өчен чит ил икмәк пешерү компанияләре вәкилләре килде. Без үзебез дә чит илләргә: Австрия, Германия, Венгрия, Чехия, Испаниягә стажировкага бардык. Анда без камыр ризыкларын тиешенчә, дөрес итеп пешерергә өйрәндек. Мәсәлән, чит илләрдә ясау вакыты ике тәүлектән азрак булган камыр ризыклары чын икмәк дип саналмый. Франциядә әгәр дә пекарняда пешерү буенча ике көнлек технология үтәлми икән, хәтта «Икмәк» билгесен элү дә тыела. Чын икмәк - ачыткы, опара ясауны да исәпләп, 48 сәгатьтән артык пешерелә.
Анда алган күнекмәләрнең кирәге чыкты, дип әйтә алам. Үзем белгәннәрнең кешеләргә дә файдасы булсын дип, икмәк пешерү бизнесын булдыру турында карар кабул иттем».
Язмабыз героинясының икмәк пешерү теләге буш урында гына барлыкка килмәгән икән. Аның әтисе кайчандыр тегермәнче булган һәм балачакта Мария әтисе белән еш кына тегермәндә он тарттырган. Әбисе, әтисенең әнисе, берникадәр вакыт икмәк пешерү цехында эшләгән һәм Маша бу производствоны да үз күзләре белән күзәткән. Ул мәктәптә химия фәнен яратып өйрәнгән һәм югары уку йортында белгечлек сайлауда  бу зур роль уйнаган. Әлеге фәнне Яңа Чишмә гимназиясендә яхшы укытканнар, Мария биредә 11 нче сыйныфны тәмамлаган. 

- Ул вакытта директор булып Татьяна Николаевна Сырова эшли иде. Мәктәп автобуслары юк иде әле. Мин Красный Октябрьдән бирегә кадәр юлда туктаган машиналарга утырып килә идем. Салкын һәм буранлы көннәрдә мине - өшеп беткән кыз-баланы, нәкъ менә Татьяна Николаевна каршы алды һәм иң беренче итеп, мине чәй эчерде. Мин аның үземә карата игелекле булганын бүген дә онытмыйм, аны бик тә күрәсем килә.
Мария әти-әнисенә заводтан яңа технологияләр буенча пешерелгән ипине алып килгәч, алар: «Бик тәмле! Бездә дә шундый ипи пешерсәләр, яхшы булыр иде»,- дип мактый торган булганнар.
- Бервакыт мин әниләремә «Әйдәгез, эшләп карыйк соң, бәлки ниятебез килеп чыгар! - дип әйттем дә, шушы тәкъдим белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова янына бардым. Ул миңа - «Әлбәттә, эшләп карагыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез! », - дип җавап бирде. Мине социаль яклау бүлегендә дә җылы кабул иттеләр, анда социаль контракт буенча 350 мең сум акча күчерделәр. Миңа ышанганнары өчен район хакимиятенә мин бик рәхмәтлемен.
Шулай итеп, мин бу эшкә бик теләп алындым. Мин үз һөнәрем өчен җан атам. Чөнки һәркем үз белгечлеге буенча эшләргә тиеш. Үземә килгәндә, мин икмәк пешерүне яраттым. Минемчә, булачак һөнәреңне баштан уйлап сайларга, ә аннары аның буенча тырышып эшләргә кирәк. Минем өчен бу хәтта бизнес та түгел, ә үземнең хыялымны тормышка ашыру, үземне камилләштерү мөмкинлеге. Киләчәк - ул бизнеска гына корылмас, дип ышанам. Чын бизнес - эшмәкәрнең үзенә канәгатьлек, ә кешеләргә файда китерә торган эш ул. Сатып алучыларның йөзләрендә шатлык күрү - минем өчен иң мөһиме булып тора.
 -Үз эшегезгә сезне тагын ниләр җәлеп итә?
- Биредә чикләр булмавыдыр, мөгаен. Мин үземә үзем хуҗа, иҗат итәр өчен барлык мөмкинлекләрем дә бар. Мин киштәгә нәкъ менә үзем пешергән тәмле икмәкне, башка камыр ризыкларын да куя алам. Мин үз эшемдә, әйтик инде иҗатымда, ирекле булуымны телим. Әлбәттә, үз эшеңә килгәндә, табыш та зур әһәмияткә ия.
Әлегә пекарня тулы куәтенә эшләми. Җитештерүчәнлек артсын өчен, Мария икмәк пешерү цехына һәм кассага хезмәткәрләр эзли. Сүз уңаеннан, кеше белгечлеге буенча икмәк пешерүче булмаса да ярый, Мария барысына да үзе өйрәтәчәк.
- Иң мөһиме - намуслылык һәм тырышлык, эшләү теләгенең зур булуы. Шуны исәпләп, хезмәт хакы да лаеклы булачак, - ди ул.
Персонал җитмәү сәбәпле ассортимент 7 исемлектән генә тора. Ләкин Мария аны арттырырга ниятли. Хәзер ул ике ачыткы белән эш итә, берсе «архив»та, шул ук вакытта Мариянең икмәк пешерүдә  үз эшләнмәләре дә бар. Ул эчлекләрне дә үзе әзерли, хәзергесе вакытта район мәктәпләре һәм балалар бакчаларындагы ышанычлы ит поставщиклары белән элемтәләр урнаштыра. Итне саклау өчен җиһазлар бар. 
Мариянең башлангычын бөтен гаиләсе - әтисе, әнисе, улы Даниил да хуплый. -Әтиемнең машинасы бар, ул миңа йөк ташуда ярдәм итә. Улым хәзер сессия тапшыра, аннары миңа ярдәм итәргә киләчәк. Бу безнең гаилә пекарнясы дисәң дә була.
Мария бу адымының дөрес булуында шикләнми, гәрчә аның бизнес алып бару эшендә тәҗрибәсе беренче генә булса да.
- Мин кыю түгел, бары тик үземә ышанам. Бу сүзләрем сәер яңгыраса да, минем һөнәри белемнәрем эксклюзив, дип ышанып әйтә алам. Ныклап өйрәнергә вакытым булды. Тагын бер кат кабатлыйм - мин бизнесмен түгел, мин  бары тик белгеч. Үз эшеңне яратып эшләсәң, ул сиңа шатлык китерәчәк. Мисал итеп үземне китерәм - хәзергесе вакытта тәүлек буе эшләсәм дә, мин үз эшемнән канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев