Матурлык булдыру — аның максаты
Илсөяр Дәүләтшинаның мәдәният өлкәсендә хезмәт стажы — 42 ел
Илсөяр Дәүләтшина исемен Яңа Чишмә районында гына түгел, аннан читтә яшәүчеләр дә белә. Аның хезмәт кенәгәсендә бердәнбер эш урыны — Чаллы Башы авылы мәдәният йорты, анда ул 1981 елның 1 сентябреннән бирле хезмәт куя. Инде менә 42 ел ул үз һөнәренә тугры булып кала — матурлык булдыру һәм бу процесска мөмкин кадәр күбрәк авылдашларын җәлеп итү — аның яшәү рәвешенә әверелгән.
«Һәм ул моны бик яхшы эшли: Илсөярнең үзенә җәлеп итә торган ниндидер бер сөйкемлелеге бар, ул аңа авылдашлары белән аралашырга, аларны авылның иҗади тормышына җәлеп итәргә булыша. Ә аның бетмәс-төкәнмәс энергиясе иҗатка яңа юллар табарга, коллективларны да, тамашачыларны да күтәренке рухта тотарга ярдәм итә», — ди аның турында ҮКСнең методик бүлеге мөдире Надежда Зыкова.
Бүген авылда 500гә якын кеше яши, Чаллы Башы мәдәният йорты базасында 8 иҗат коллективы эшләп килә, алар арасында 40 ел дәвамында сәхнәдә балкыган, төбәкара конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулаган «Заман» халык театр коллективы да бар.
Концертлар, спек-такльләр, авыл көннәре һәм башка тантаналы чаралар — тамашачы аларның барысын да көтеп ала. Гади халык клубта эшләүчеләрнең хезмәтен бәйрәм, күңел ачулар белән генә бәйле дип уйлый, әмма бу өлкә белән якыннанрак таныш булган кешеләр әлеге хезмәтнең җиңел булмаганын яхшы белә. Барлык оештыру эшләрен ( чараның идеясе һәм аны тормышка ашыру — акча эзләү, материал әзерләү, репетицияләр), шуңа өстәлгән йокысыз төннәрне дә исәпкә алсаң, бәйрәм оештыруның бик тә җаваплы эш икәнен аңлыйсың. Шунысы да бар — әзерлек барышында берәр нәрсәне күздән ычкындырсаң, тамашачы моны сизәчәк. Һәм ул чакта барлык тырышлыгың юкка чыга. Барысы да син уйлаганча үтсә дә, пәрдә ябылганнан соң, залдагыларның сөйләшүен тыңларга тырышасың, анда соклану, канәгать калу яки кайчак — хупламауны да ишетергә туры килә, — дип сөйли Илсөяр Кыям кызы.
Чаллы Башы мәдәният йорты коллективлары инде күп еллар мондый чараларны кызыклы итеп үткәрә һәм авылдашларының көчле алкышларына күмелә. Үзләренең сәхнәсендә чыгыш ясаганнан соң, алар шул ук репертуар белән күрше районнарга баралар һәм анда да коллективларны тамашачылар белән тулы заллар каршы ала.
2022 елда Чаллы Башы мәдәният йортының «Талир тәңкә» вокаль ансамбленә «Халык үзешчән коллективы», 2023 елда «Өмет» балалар театр коллективына «Үрнәк үзешчән коллектив» исемнәре бирелде.
Илсөяр Дәүләтшина «Ак калфак» район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, халык мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру буенча актив эш алып бара.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Илсөяр Кыям кызы күп тапкырлар район һәм республика дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары иясе, мәдәният министрлыгының «Мә-дәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев