Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Матурлык тудыралар

Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек хезмәткәрләре традиция буенча ел саен яз җитү белән административ биналар тирәсен һәм үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерәләр һәм чистарталар.


Икеайлык кысаларында түбәндәге эшләр эшләнгән: Универсаль спорт залы һәм йөзү бассейны -  территорияләре җыештырылган һәм чистартылган, агачлар агартылган, территория яшелләндерелгән (15 куак утыртылган), машиналарны кую урыны төзекләндерелгән, спорт-уен мәйданчыгы ремонтланган һәм төзекләндерелгән, бордюрлар агартылган (700 метр), рассадалар утыртылган, клумбалар һәм чәчәк түтәлләре  ясалган, фасадлар һәм спорт мәйданчыкларына ремонт ясалган, ясалма буа реконструкцияләнгән.
Икеайлык барышында “Аҗаган“ яшүсмерләр клубында түбәндәге эшләр башкарылган: чәчәк түтәлләре яңартылган, чәчәкләр утыртылган, миләш үсентеләрен тотып алган коймалар буялган, СТК (узышу автомобиле) бинасы каршындагы инсталляция фасадлары яңартылган.
Беркетелгән территорияләрдә, бигрәк тә Җиңү скверында 15 нарат утыртылган, аларны даими төстә карап торачаклар. Шулай ук “Факел“ сәламәтләндерү лагеры территориясен төзекләндерү буенча эш башланган: ашханә өстенә тиеп торган агач ботаклары кисеп алынган, койма буйларыннан узган елгы үләннәр җыештырылган.
Беркетелгән башка территорияләрдә дә (Урау юл, Җиңү паркы, мәдәният һәм ял  паркы,  чаңгы базасы) агачлар утырту, уен мәйданчыкларын техник ремонтлау, комны йомшарту кебек эшләр башкарылган.
Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева әйтүенчә, бүлек күзәтүендәге барлык учреждениеләр үзләренә беркетелгән территорияләрдә яңачишмәлеләрне һәм район үзәге кунакларын сөендерер өчен даими төстә матурлык һәм чисталык  булдыралар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев