Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

«Иремне эчкерсез һәм намуслы булганы өчен яраттым»

Кайвакыт малай белән кыз арасындагы мәктәп дуслыгы чын мәгънәсендә, эчкерсез мәхәббәткә әверелә. Яңа Чишмәдә яшәүче ирле-хатынлы Любовь һәм Петр Маланчевлар әнә шундыйлардан. Алар бер урамда яшәгәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Мәктәпне 1973 елда тәмамлап, Петр тракторчыга укырга керә, ә Любовь мәктәпне бер елга соңрак. Кыз Чистай медицина училищесына укырга кергән. Ул егетне армиягә озаткан һәм аннан хатлар көткән. Егет хатларны бик еш язган. Армиядән кайтуга туй ясыйлар.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

Шулай итеп, менә хәзер алар 43 ел бәхетле пар булып гомер итәләр. 

— Иремне эчкерсез һәм намуслы булуы өчен яраттым, — дип сөйли Любовь Алексеевна. — Ул һәрвакыт үзе һәм башкалар өчен нык тора алучы кеше. Беркайчан да башкаларның аркалары артына яшеренмәде. Армиядә хезмәт иткән егетләр ул вакытта авылда чын егетләр булып санала иде. Өстәвенә, ул әле бик матур да, тышкы яктан гына түгел, күңеле белән дә.

Петр колхозда эшләгән, алдынгы тракторчы булган. Яшь пар беркайчан да читкә китәргә уйламаган, чөнки алар һәрвакыт үз авылларын яратканнар. Бала чактан ук хезмәттә тәрбияләнеп үскән ир белән хатын йорт төзергә, хуҗалык булдырырга карар итәләр. 

— 1981-1990 елларда төзелеш алып бару бик авыр булды, — дип искә ала Петр Николаевич һәм Любовь Алексеевна. — Ул вакытларда төзелеш материалларын эзләштерергә кирәк иде бит, әмма без булдыра алдык. 
Бәхетле никахтан аларның бик матур өч кызлары туа.

— Чын мәхәббәттән генә шундый балалар туа, — дип елмая Любовь Алексеевна.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

Ольга һәм Надежда хәзер Казанда яшиләр, кечесе Татьяна районда калырга карар иткән. Барысының да хәзер балалары бар. Каникулларга оныклары бабай белән әби янына кайталар. 

Бер-берсен хөрмәт итәләр

Ә әти — әнисе үзләренең яшь чакларын, гомерләрен Яңа Чишмәгә багышлый: Петр башта колхозда эшли, ә инде хуҗалык шәхси секторга күчкәч, аны, яхшы белгеч буларак, ТКХ МУПга экскаваторчы булып эшкә чакыралар. 

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

Любовь Алексеевна бөтен хезмәт эшчәнлеген медицинага багышлый. Ул үзенең хезмәт кенәгәсендә эшкә урнашу буенча бер генә язма булуы белән горурлана: «Яңа Чишмә РҮХгә процедура шәфкать туташы булып эшкә алынды» диелгән. Хезмәт кенәгәсендәге башка язулар — рәхмәтләр һәм хезмәттә күтәрелүләр хакында. РҮХнең яңа бинасы төзелгәч, аны балалар бүлегенең өлкән шәфкать туташы итеп күчерәләр. РҮХдә беренче шәфкать туташына «Сестринское дело» белгечлеге буенча югары квалификация категориясе бирелә. 2000 елдан 19 ел, лаеклы ялга чыкканчы, Любовь Алексеевна РҮХнең баш шәфкать туташы булып эшли.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары профессионализмы өчен аңа «ТРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеме бирелә. Моннан тыш, ул күп еллар профком рәисе була. Аның өчен «профком» сүзе буш сүз түгел. Нәкъ менә аның профсоюз эшендә рәислек итү чорында район 1 урынны ала башлый. Любовь Алексеевна РҮХ һәм ФАП хезмәткәрләренең 100 % профсоюз әгъзалары булуына, командировкалар өчен хезмәткәрләргә түләүләрне, коллектив килешү нигезендә үз вакытында хезмәт хакы бирүгә ирешә, гәрчә ул вакытта күп кенә оешмаларда мондый тоткарлыклар булгаласа да. Актив профсоюз эшчәнлеге өчен ул РФ Бәйсез профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан профсоюз хәрәкәте тарафыннан байтак кына бүләкләргә лаек була. Заман белән бергә атлау, профсоюз эшендә күбрәк белем алырга омтылу зур нәтиҗәләргә ирешүнең нигезе.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

— Әлбәттә, ирем ярдәм итмәсә, берни дә килеп чыкмас иде, — ди Любовь Алексеевна. — Мин укырга киткәндә йорт, зур хуҗалык һәм иң мөһиме — балалар Петр Николаевич җилкәсендә калды. Кайвакыт ике айга китә идем. Ләкин балалар өчен борчылмадым, аларның тук булачагын, чиста киенгәннәрен, кайгыртучан әтинең аларны балалар бакчасына илтүен һәм алып кайтуын яхшы белә идем. Мин иремә бик тә рәхмәтле! Ул миңа һәрнәрсәдә ярдәм итә, кадерли һәм ярата. 

— Моннан тыш, һәркем үзенең икенче яртысын шәхес буларак хөрмәт итә. Шуңа күрә без бер-беребезне алга барырга, яңа үрләр яуларга рухландырабыз һәм барысы да килеп чыкканда, чын күңелдән шатланабыз, — ди Петр Николаевич хатынының сөйләгәннәрен раслап.

Гаилә нигезе — мәхәббәт 

Хәзер ирле-хатынлы Маланчевлар лаеклы ялда. Аларның зур бакчасы бар. Шуңа күрә пенсиягә чыккач, аларның төшенкелеккә бирелеп утырырга вакытлары юк. 

— Без авылда яшәргә яратабыз, үзебезнең Яңа Чишмәне, үз җиребездә эшләргә яратабыз, — диләр алар. — Әмма, әлбәттә, хәзер иң мөһиме, иң кадерлесе — оныклар! 

Бабай белән әби бөтен булган буш вакытларын алар балән үткәрәләр. Һәр баланың үз үзенчәлекләре, кызыксынулары, дигәндәй. Кызлар һәрнәрсәдә әбиләренә охшарга тырышалар, аның талантын дәвам итәләр — матур итеп рәсемнәр ясыйлар. Ә малайлар бабалары белән балык тотарга йөриләр, һәрвакыт канәгать булып кайталар. 

— Бигрәк тә үзләре балык тотсалар, — дип елмая Любовь Алексеевна. — Гомумән, балаларыбыз да, оныкларыбыз да бик тырыш. Һәм бу безне шатландыра, иртәгәсе көнгә ышаныч бирә. Җәй көне алар белән гөмбә җыярга барабыз. Вакытны күңелле итеп үткәрәбез. Оныкларыбыз бакчабызда виктория, кура җиләге һәм чия җыярга ярата. Буш вакытларымда аларга әкиятләр укыйм, Ватаныбыз Геройлары, авыл мәдәнияте һәм традицияләр турында сөйлим, алар бу хакта үз балаларына сөйли алсын өчен, мәктәптә һәм көнкүрештә ничек итеп тәртипле булырга кирәклеген өйрәтәм. Шуңа күрә оныклар безгә тартыла. Һәркайсы көннең ничек үткәнен сөйли.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.
Балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән бездә ышанычлы аралашу бар. Бу бик яхшы! Чөнки ышанычны сатып алып булмый, аңа лаек булырга кирәк. 

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

— Балаларыбыз һәм оныкларыбыз безгә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышалар, — дип дәвам итә сүзне Любовь Алексеевна. — Ә кияүләребез үз улларыбыз кебек. Печән чабу яки бәрәңге утырту кебек эшләрдә һәрвакыт ярдәм итәргә киләләр. Без аларга карап сөенеп туя алмыйбыз! Без дә аларны үз балаларыбыз кебек кадерлибез һәм яратабыз. 

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

Яңа Чишмәдән Маланчевлар гаиләсе инде 43 ел тату гомер итә.

«Без барысын да булдырабыз, чөнки без Гаилә!»

Маланчевларның, башка гаиләләрдәге кебек үк, үз кагыйдәләре бар: беренчесе — баланы ирешкән уңышлары һәм казанышлары өчен генә түгел, ә аның булганы өчен ярату һәм кадерләү; икенчесе — аның мөстәкыйльлеген хуплау; өченчесе — баладан үзе булдыра алган эшне генә көтү һәм, ниһаять, дүртенчесе — гаиләнең һәр әгъзасының мәнфәгатьләрен исәпкә алу. Иң мөһиме — баланың һәрберсе кадерле.

Гаилә традицияләренә килгәндә — туган көннәрне, Яңа елны, башка бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез һ.б.

— Бигрәк тә Җиңү көнен яратабыз, чөнки безнең ике бабабыз — Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Парадка барабыз, аннары аларның каберләренә барабыз, өйдә шашлык пешерәбез, бабаларыбызны, аларның батырлыкларын искә алабыз.

— Тормыш иптәшем ярдәмендә өйдә һәр нәрсә күңелгә якын, матур һәм уңайлы, — ди Петр Николаевич. — Шуңа күрә минем һәрвакыт өйгә тизрәк кайтасы килеп тора. Аның куллары һәр эшкә оста! 

— 43 ел инде без бергә, ә кичә генә өйләнешкән кебек. Вакыт бик тиз үтте, әмма шактый юл үтелде. Еллар узу белән бер-береңә ничек кадерле булуыңны аңлыйсың. Шуңа күрә һәрвакыт икенче яртыңны сакларга, кадерләргә һәм яратырга кирәк! — диләр ир белән хатын. 

Без бәхетле, чөнки без һәрвакыт гаилә девизы аша атладык, ә ул болайрак: «Кадерен бел, ярат һәм ышан! Без барысын да булдыра алабыз, чөнки без Гаилә!».

Язманы О. Иванова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев