Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Механизатор булу - мактаулы!

30 июньдә Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә бүлегендә 32 укучыга тракторчы-машинист таныклыгы тапшыру тантанасы булып узды.

Аларның кайберләре бер ел гына укый, башкалары Сарман аграр колледжы базасында "тракторчы-машинист" һөнәре буенча ДЙАны уңышлы тапшырып колледжны тәмамлый. Беренче мәртәбә гамәли квалификация чыгарылыш имтиханнары колледжның үзендә түгел, республиканың профессиональ училищелары базасында дөнья стандартлары буенча узды. Шуны искәрү кирәк, ТР-ның биш аграр колледжы арасында Яңа Чишмә филиалын тәмамлаучылар бик әйбәт нәтиҗә күрсәткәннәр.
Эретеп ябыштыручылар (производствога өйрәтү мастеры Юрий Ильин) аеруча аерылып торганнар, алар ДЙА-ны Казан политехник колледжында тапшырганнар.
Ике ел элек кенә училищены ябу мәсьәләсе калыккан иде,тик ул район аркасында яшәп калды. Бүгенгесе көндә училище үзенең зарурлыгын һәм укытучыларның югары квалификациясе,граммоталы эшче һөнәрләре белгечләре хәзерләүләре аркасында югары статусын раслады.
Укучылар тигез итеп тезелеп басканнар, чыгарылыш сыйныфлар бар да эшче формасыннан, аларның эшлекле һәм җитди кыяфәтләренә карап та алган һөнәрләренең абруен күтәрәселәре аңлашылып тора. Хәзер алар тракторлар, төрле модификациядәге бөртек урып-җыю комбайннары, башка авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итә алалар, колледжны тәмамлаучылар район хуҗалыкларына эшкә урнашып, укучылар исә производство практикасы вакытында басу-кырларда үзләрен күрсәтәчәкләр. Аларны үз эшләренең белгечләре иткәннәр, махсус дисциплинага укытучы Александр Ильичев һәм производствога өйрәтү мастеры Сергей Былинкин һәр нәрсәгә өйрәткәннәр.
Бу чараны филиал директоры Рәис Хәсәнов ачып җибәрде, балаларны имтиханнарны уңышлы тапшырулары белән котлады,колледжны тәмамлаучыларга исә районыбыз муллыгын ныгытуда уңышлар теләде. - Икмәк - бар нәрсәгә баш, дип тикмәгә генә әйтмиләр, сез икмәк үстерәчәксез, районны, республиканы, илебезне азык-төлек белән тәэмин итүдә җаваплылык сезнең өстә булачак, - дип үгет-нәсихәтләрен бирде ул. Алда мөстәкыйль эшләүгә аларның хокукларын раслаучы документларны тапшырганда район башлыгы Вячеслав Козлов болай диде:
- Ике ел элек без чыннан да "көрәштек" дияргә була, училищены япмадык, аны филиал итеп калдырдык. Районда авыл хуҗалыгы өчен эшче-белгечләр укытып чыгару безнең өчен бик мөһим. Шунысы сөендерә, "тракторчы-машинист" белгечлеге буенча укып чыккан яшьләрнең 90%ы Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында механизаторлар сафын тулыландыра. Бу хезмәт җиңел түгел, эш көне нормага салынмаган, әмма аларның хезмәт хаклары яхшы, стимул бирү системасы эшли, эш шартлары булдырыла, заманча техникада эшләү мөмкинлеге дә бар. Механизатор хезмәте бик мөһим һәм мактаулы икәнлеген белегез, сез бүген районга бик тә кирәкле белгечләр...
Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Самат Вәлиуллин, РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев яңа гына авыл хуҗалыгы белгечләре булган яшьләргә изге теләкләрен юллап, һәммәсен дә котладылар, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырда кызу эш вакытында булышкан укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. - Сезнең тормышыгыз якты, бәхетле һәм уңышлы булсын, - дип теләде ул.
Аннан соң директор Рәис Хәсәнов тракторчы-машинист һөнәре буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырулары (ул Сарман аграр колледжы базасында үткән) турында сертификатлар тапшырды.
- Минем улым бүген таныклык алды, мин моңа бик шат, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Акъярдан Вәсил Вәлиуллинның әнисе. - Ул авылда яшәп, "Яңа Чишмә" агрофирмасының Акъяр филиалында эшләячәк.
Без яшь механизаторларга үзләре сайлаган юлларының дөрес һәм бәхетле булуын, бу һөнәр һәм хезмәт һәрчак уңыш кына китерсен, дип телибез.
Ольга Иванова.
Чарадан башка рәсемнәрне газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев