Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Менә инде 90 ел буе яңа елның беренче көнендә Яңа Чишмәдә яшәүче Губкина Клавдия Ильинична үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Һәм без: «Яңа елда туган көнеңне билгеләп үтү ничегрәк соң?» - дип, аңа беренче соравыбызны бирдек.


- Яхшы. Бик тә бәйрәмчә. Бала  чакта минем туган көнемне, тәм-томнар булмаса да, күңелле үткәрә идек. Тик балачагым бик тиз бетте шул минем. 1940 елда мин, ике ир туганым һәм сеңелем әтисез калдык. Ул сугыш алдыннан вафат булды, ә 1942 елда абыем Сергейны сугышка  алдылар һәм тиздән ул да үлде. Миңа мәктәпне ташларга һәм эшкә китәргә туры килде. Бервакыт мин үземнең туган көнемне Горшково урманында  каршыладым. Без анда кызлар белән утын әзерли идек. Дус кызларымның берсе дә минем туган көнем турында искә алмады (барыбыз да ризык һәм җылы турында гына уйладык). Мин, хәтта, үзем дә оныткан идем, эштән кайткач чыбык-чабык белән тимер мичне  ягып җибәргәч һәм бераз җылынгач  кына өемне, әниемне, үземнең туган көнемне  искә алдым, бик тә өйгә кайтасым килде.
Җәен колхозда кырда, печән чабуда эшләдем. Соңрак алты класс белемем белән мине Дәүләт орлыкчылык инспекциясенә лаборант итеп эшкә чакырдылар.
1950 елда мин кияүгә чыктым һәм шул дәвердән бирле әлеге ике бәйрәмне  бер бөтен итеп билгеләп үтә башладык. Бәйрәм алдыннан улларыма костюмнарын үтүклим, бергәләп катыргыдан маскалар кисәбез, аларны буйыйбыз, кызларга исә марлядан күлмәкләр тегәм, крахмаллыйм, ә алар үзләре теләгәнчә бизиләр. Абыйлары һәрчак катыргы таҗ ясарга булышты. 31 декабрьдә өстәлдә кыздырылган каз яки тавык (Ходайга шөкер, ишегалды тутырып терлек асрадык), койка, итле бәрәңге, тозлаган әйберләр һәм, әлбәттә инде, дучмак була иде. Ә беренче гыйнварда пилмән пешерә идек (аны гаиләбез белән алдан әзерли идек), өстәлгә тозлы кәбестә, чәй эчәргә төрле тәм-томнар куя идек. Ул көнне туганнарның бөтен игътибары һәм бүләкләре миңа булды. Ирем Семен белән олыгая барган саен, бәйрәмдә кунаклар да күбрәк була иде.  Туганнардан тыш, балаларыбызның дуслары да килә башлады.  Шул чакта бәйрәмнәр тагы да кызык, күңеллерәк үтте, Семен ат караучы булып эшләде, ул иң матур һәм җитезрәк өч атны җигә иде дә балаларны үзебезнең урамнан гына түгел, ә бөтен Яңа Чишмә буйлап утыртып  йөртә иде. Өстәлләрне дә матуррак һәм сыйлырак итеп әзерли башладык - монда инде үсеп буй җиткән  кызларыбыз Валя һәм Люба тырыша иделәр.
Клавдия Ильинична Яңа елда туган көнен бәйрәм итүнең башка яклары турында да сөйләде. Балалары Сергей, Александр, Валентина, Евгений һәм кечкенә Люба үсеп җитеп, үз гаиләләрен коргач, аларның дуслары,яңа ихтыяҗлары пәйда булган. Һәм алар Яңа елны үзләренчә, кем ничек тели, шулай каршылый башлаган. Тик төп нигездә Яңа елның беренче көнендә бергә җыелу өчен аларның ике мөһим сәбәбе бар: Яңа ел һәм әниләренең туган көне. Һәм алар, һичшиксез, барысы да бүләкләр белән генә түгел, ә үзләренең фирменный ризыкларын да алып киләләр икән.
- Әтиебез һәм абыебыз Александр хәзер безнең янәшәбездә  булмаса да, әнинең туган көнен бергәләп үткәрү традициясен без әле дә үзгәртмәдек, - дип сөйли Любовь Семеновна, - алар һәрчак безнең күңелләрдә... Барысы да гади һәм яхшы булды. Әти-әниебез безгә күп нәрсәгә рөхсәт бирде. Үзегез ничек уйлыйсыз, шулай  эшләгез, тик кешеләрне генә рәнҗетмәгез, алар сезнең турыда начар фикердә булмасын, диләр иде. Шуны искә алып утырам, бер-беребезне куып уйнаганда өйгә чаклы кереп җитеп, әти аягына абына-абына, тәрәзә аркылы урамга сикерә идек. Әти безне санап та өлгерә алмый кала иде. Әни дә балалар  яңа паласны таптар, заманча ламбрекеннарны тартып өзәр дип курыкмады, чөнки андый әйберләр юк иде. Аның каравы безнең балачак бик бәхетле  булды. Бәлки шуңа да без әти-әниләрнең күршедәге ялгыз әбиләргә ярдәм итәргә кирәк дигән сүзләренә бик теләп риза булганбыздыр да. Аларга су ташырга, идән юарга, түтәлләрдә чүп утарга, чиратта торып икмәк алып кайтырга булыша идек. Әбиләр безгә рәхмәт әйтеп, безне ярдәмгә җибәргән әнигә исәнлек-саулык тели иделәр.
Балалары, оныклары (алар 10ау) һәм оныкчыклары (алар 6ау) Клавдия Ильиничнага бары исәнлек кенә телиләр, калганнары аның бар һәм аның төп байлыгы - якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртуы. Яраткан оныкларының берсе - Павел хәзер өйдә әбисе белән яши. Ул Казандагы шау-шулы шәһәр тормышын авылдагы тыныч тормышка алыштырган.
Лариса ФЕДОРОВА.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев