Менә дигән кыз ул Дарья
Иҗади һәм мөстәкыйль - алтынчы сыйныф укучысы турында аның педагоглары һәм сыйныфташлары әнә шулай диләр
Үзенең 12 яшендә Дарья Бобова киләчәктә кем булырга теләвен инде белә һәм моңа ирешер өчен күп көч куя. Мәктәптә укудан тыш, ул сәнгать иҗаты белән шөгыльләнә, заманча дизайн һәм моданың барлык яңалыклары белән дә кызыксына.
Балалар сәнгать мәктәбенә аны әнисе алып килгән. Дарьяда бию теләге бик нык булган һәм ул оста биегән дә. Әмма бию элементлары никадәр катлаулырак булса, кызга аларны башкаруы кыенрак була башлаган. Дарьяның әти-әнисе кечкенәдән үк кызларында сәнгатьнең күп төрләренә: бию, җырлау, рәсем ясау һ.б. кызыксыну уяткан. Әти-әнисенең тәкъдиме белән, Дарья һич тә икеләнмичә, биюне калдырып, шул ук мәктәпнең сәнгать бүлегендә шөгыльләнә башлаган.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры, сәнгать бүлеге укытучысы Гөлүсә Рамазанова «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүче Дарьяның Яңа ел алды иҗат бәйрәмнәренә килүен, конкурсларда актив катнашуын һәм пластилиннан чыршыга элеп куяр өчен бизәкләр ясау конкурсында җиңү яулавын искә төшерә.
«Бүгенгесе көндә Дарья рәсем ясау бүлегендә иң яхшы укучыларның берсе. Укыту процессында без рәсем ясау сәнгатенең байтак төрләре белән шөгыльләнәбез. Дарья пумала белән яхшы эш итә, төсле буяулар белән эшли белә, әмма аның графикага һәм декоратив-гамәли сәнгатькә күбрәк тартылуы сизелеп тора», - ди Гөлүсә Минхарисовна.
Сыйныф җитәкчесе Ольга Викторовна Клюшкина сөйләгәнчә, Дарья, тыйнак булып күренсә дә, ихтыяр көченә һәм көчле характерга ия: үзен дә, башкаларны да яклый ала. Дарья сыйныф активында катнаша: балаларны берләштерә һәм, мәдәни ялны оештыру өчен җаваплы буларак, теләсә нинди чараларга һәм бәйрәмнәргә иҗади якын килеп әзерләнә.
Дарьяның әнисе Елена Алексеевна кызы турында болай сөйли: «Иҗади баланың ата-анасы булу җиңел түгел. Дарья белән безнең аның өстәлендәге тәртипкә карашларыбыз төрле. Минемчә, барысы да җыештырып куелгән булырга тиеш, ә кызым барысы да үзенә ничек уңайлы, шулай торырга тиеш дип саный. Аның каравы кухняда ул - кулинар гына түгел, ә рәссам да. Өстәлне шундый матур һәм зәвык белән бизи, җиләк-җимешләрне вазага урнаштыра, әйтик, салатны бизәр өчен миңа шактый вакыт сарыф итәргә туры килсә, ә Дарьяда бу, әйтерсең лә, үзеннән-үзе матур килеп чыга. Һәм бу аерым очраклар гына түгел, ә көндәлек тормышта да чагыла. Ул төрле ризыклар рецептларын уйлап чыгара һәм аларны сеңлесе София белән бергә әзерли.
Дарьяның иҗади сәләте Бобовлар ягыннан киләдер дип уйлыйм. Туганнары Дашаның бабасы бик матур рәсем ясаган һәм каләм ярдәмендә плакатлар да язган, диләр».
Дарьяның әти-әнисе Виктор Владимирович һәм Елена Алексеевна кызларының өйдә утырырга яратмавын да әйттеләр. Аңа бассейнда йөзү, тимераякта шуу, шәһәрләр буйлап сәяхәт итү ошый. Ул әле уен салоннарында мотоциклда узышырга һәм үзен байкер итеп тоярга ярата: бу эштә аңа әтисе һәрвакыт ярдәм итә. Даша белән София әтиләре белән вакыт үткәрергә бик яраталар икән.
Дарья сабый чагында йөргән балалар бакчасы мөдире Дашаның әти-әнисе һәм әбисе кечкенәдән үк кызны матурлыкны күрергә өйрәтүләрен, күп вакытларын аның иҗади үсешенә багышлауларын искә төшерә. Укытучылар да моңа игътибар иткәннәр һәм дәресләр вакытында кызның сәләтен үстерүгә һәрьяклап өлеш кертергә тырышканнар. Чөнки иҗади эшчәнлек балаларга тискәре кичерешләрне һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Әти-әниләренең зур казанышы шунда ки, алар кызларын кешеләрдән һәм тирә-юньнән чит-ләштермәгәннәр. Дашаны үз-үзен ничек бар шулай яратырга һәм үзенә ышанырга өйрәткәннәр. Дарьяның яшьтәшләре һәм сыйныфташлары да аның турында: «Ул акыллы һәм менә дигән кыз!», диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев