Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мидхәт Газыймовның иҗат кичәсе: «Шушы җирдән, шушы туфрактан без…»

28 гыйнварда Зирекле авылында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеен булдырган һәм күп еллар җитәкләгән, күп төрле җанрдагы китаплар авторы, тарихчы Мидхәт Гариф улы Газыймовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан АМЙда музей белән берлектә иҗат кичәсе оештырылган.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Яңа Чишмә районы бүлекчәсе кызлары кичәне «Шушы җирдән, шушы туфрактан без» җыры белән башлап җибәргәннәр.

Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә әле туарга да өлгермәгән, әнисенең карынында калган һәм гомерендә бер тапкыр да әти сүзен әйтә алмыйча үскән Мидхәт абыйның тормышы күпләргә үрнәк. Шундый да тырыш, максатчан булып, үз авылының тарихына әһәмият бирүе, инде студент вакытларыннан ук диплом эше итеп тә үз колхозының тарихын язуы күпләрне гаҗәпләндерә. Иҗат кичәсенә әзерләнгән күргәзмәдәге китаплары аның хезмәт җимешләре, күп еллар буена даими эзләнүләр, искиткеч зур тырышлык турында сөйли. Әлеге чара турында Акъярдан җирле шагыйрә Миләүшә Халикова үз тәэсирләре белән уртаклашты.

«Килгән кунаклар аны сәхнәдән котлап изге теләкләрен җиткерделәр. Зирекленең үзешчән артистлары Ә. Гизамова,  В. Газизова,  Г.Төхфәтуллина үзләренең моңлы җырлары белән, ә биючеләр үз чыгышлары белән кичәне тагын да ямьләндереп, тулыландырып тордылар. Мидхәт абыйның укучысы - әфганчы, авылларында үз инициативасы белән хәзерге «Аҗаган» яшүсмерләр клубын оештыручы, күп еллар 40-50шәр бала белән эш алып барган Наил Лотфуллин үзенең сыйныф җитәкчесен барлык сыйныфташлары исеменнән котлады, әфганчыларга, сугышта катнашучыларга багышлап чыгарылган китаплары өчен дә зур рәхмәтен җиткерде.  

Аннары видео аша Мидхәт абыйның укучылары - Г. Вәлиева (Султангулова), К. Вафин котлауларын сокланып карадык. Шулай ук аның тарафына төрле шәһәрләрдән язылган хатлар да укылды. Кичәне әзерләп алып баручылар - музейның хәзерге директоры Лидия Лотфуллина һәм АМЙ җитәкчесе Зөмәрия Сәлимова үзләренең чыгышларында юбилярның биографиясен, мәктәптә эшләгән елларын, музейдагы эшчәнлеген, бик күп мактаулы  эшләрен чагылдырдылар. Бәйрәмдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носова, Зирекле мәктәбе коллективы исеменнән күп еллар бергә эшләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Газыймова, җирле шагыйрәләр - Зирекледән Гөлшат Нуриева, Акъярдан Миләүшә Халикова, Шахмайдан 3 китап авторы Резидә Абдуллина, Чертуштан Наилә Ситдыйкова, Чертуш АМЙ җитәкчесе һәм үзе дә музей почмагы булдырган, авыл тарихы белән күп эшләр башкаручы Рәмзия Мусиналар Мидхәт абыйны кайнар котладылар.Чаллы Башы АМЙ мөдире, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Яңа Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина да юбилярны үзенең чыгышы белән сөендерде. Тарихчы, археолог, «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов, иҗатташы, якташыбыз Рафаэль Төхвәтуллин, С. Сөләйманова һәм К. Тимбикова премияләре иясе, шагыйрә, ТР язучылар берлеге әгъзасы, Минзифа Әхмәтшина видеокотлаулар белән тәбрик иттеләр. Чистай кунагы, Акбүре авылында туып үскән, Зирекле музееның дусты һәм даими иганәче, автор - башкаручы Фидания Бикмөхәммәтова да Мидхәт абыйга рәхмәтен белдереп, үзенең җырларын башкарды. Әлбәттә, котлаулар да, чыгыш ясаучылар да байтак булды.

Әлеге матур кичә татар халкының милли ашларыннан сыгылып торган чәй өстәле артында дәвам итте. Мидхәт абый һәм Лидия Лотфуллина килгән кунакларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Яңа очрашулар насыйп булсын, тиз арада музейда капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып, кабат шунда очрашулар көтеп калабыз дип, җавап бирдек без очрашуга килүчеләр дә».

 

Мидхәт Газыймовны юбилее белән Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Альберт Борһанов котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев