Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миләүшә — алыштыргысыз хезмәткәр

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗева үзенең хезмәттәше Миләүшә Минабетдинова турында яза.

Миләүшә Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туып-үскән.

Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаганнан соң ул Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер-икътисадчы белгечлеге алган һәм Казанда эшли башлаган. Әнисе озак вакыт үгетлә-гәннән соң, аңа 2011 елда кызыклы һәм перспективалы эшен калдырып, туган ягына кайтырга туры килә.

Бервакыт хакимият бинасына килгәч, Миләүшә РПФга хезмәткәр кирәк булуы турында белдерү күрә һәм элеккеге һөнәри эшчәнлеге пенсия законнарыннан ерак булса да, үзен сынап карарга уйлый.
Янәшәдә эшкә өйрәтә, хаталарны төзәтә алырлык тәҗрибәле белгечләр булмаганлыктан, башлангыч чорда аңа бик авыр була.

Күпсанлы программалар, катлаулы законнар, функционалның төрле булуы һәм эшләрне тиз арада эшләп чыгу кирәклеге — бу яшь белгечкә очраган кыенлыкларның бер өлеше генә әле. Ләкин Миләүшә балачактан ук максатчан, тырыш булганга күрә, кыенлыклар белән көрәшү аны сынарга- сыгылырга түгел, ә киресенчә, тагын да камилләшергә өйрәтте.

2019 елда ул, тәҗрибәле һәм грамоталы белгеч буларак, Клиентлар хезмәтенә гражданнарны кабул итүгә күчерелә. Миләүшә пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча байтак тәҗрибә туплаган булса да, яңа эше элекегесеннән аерылып торды. Хәзер аңа көн саен төрле кешеләр белән аралашырга, аларны елмаеп каршы алырга, һәрберсенә игъибарлылык күрсәтеп, озатырга кирәк иде. Һәм ул шулай эшли дә — төрледән-төрле, катлаулы сораулар белән мөрәҗәгать иткән клиентларның һәммәсен тыңлап, кайчагында тынычландырып, барысына да ярдәм итәргә тырыша. Ире Дамир Миләүшә өчен ышанычлы терәк булып тора, күптән түгел генә каенанасы бакыйлыкка күчте, алар 10 елдан артык бер түбә астында тату яшәделәр.

Чертуш авылына килеп кергәндә, юлчыларны аларның матур йортлары каршы ала. Хуҗалыкларында савым сыеры һәм ике үгез бар.

2020 елдан пенсия ведомствосының эшчәнлек өлкәсе киңәйтелде — пандемия чорында РПФ тарафыннан Президент Указлары нигезендә балалар өчен түләүләр түләнде, аннары РПФга социаль яклау органнарыннан берничә түләү тапшырылды, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан социаль һәм пенсия иминияте фондлары берләштерелде — РСФ барлыкка килде.
Бүгенгесе көндә РСФ тарафыннан 44 дәүләт хезмәте күрсәтелә. 2022 елның эш нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районындагы Клиентлар хезмәте эшчәнлек нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча республиканың 51 районы арасында 3 урында.

Әлбәттә, бу барлык коллек-тивның һәм һәр белгечнең дә аерым казанышы. Миләүшә үз эшен бик яхшы башкара — клиентларга юнәлтелгәнлек (клиентоориентированность) күрсәткечләре буенча ул беренче урында (шикаятьләр булмау, РСФ тарафыннан хезмәтләрнең электрон рәвештә күрсәтелүе буенча күрсәткечләр — 100%, сайттагы уңай бәяләмәләр дә монда керә). Шуңа да карамастан, Миләүшә үз эшендә күрсәткечләрне һәм саннарны түгел, ә кабул итүгә килгән кешеләрнең рәхмәт сүзләрен — иң мөһиме дип саный.

«Һөнәри бәйрәмдә хезмәт-тәшләремә үзара аңлашып эш итүебез өчен рәхмәт белдерәсем, аларга һәм аларның гаиләләренә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телисем килә», — ди Лилия Хираҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев