Мөһим мәсьәләләр каралды
Яңа Чишмә муниципаль район Советының 25 майда булып узган 37 нче утырышында энергияне саклау буенча программаны, ТР да дәүләтнеке булган һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру һәм балаларның җәйге ялын оештыру турындагы мәсьәләләр каралды
Энергияне саклау һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча программаны үтәү турындагы доклад белән район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Нина Иванова чыгыш ясады.
2017 елда энергияне саклау буенча чаралар 46,8 млн. сумга үтәлгән. Газ мичләре тагы да экономиялерәккә алыштырылган, 150 светодиод яктырткыч куелган, циркуляр насослар сатып алынган, электр санагычлар отышлыракка алыштырылган, күп фатирлы йортларның фасадлары җылытылган һ.б. Бу эшләрнең барысы да газны 1 % ка, суны – 33,8 % ка һәм җылылык чыгымын 4,8 % ка экономияләү мөмкинлеге биргән.
Программа чараларын тулы күләмдә тормышка ашыру агымдагы елга төп бурыч булып тора.
Депутатлар Россия ЭЭМ нең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Риват Сруровның 2017 елда район территориясендә җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча һәм агымдагы елга булган бурычлар турындагы отчетын тыңладылар. Районда криминоген торыш тотрыклы, ул хокук саклау органнары күзәтүендә тора һәм аны катлауландыру өчен объектив сәбәпләр юк.
Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев районда ТР да дәүләтнеке булган һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча программаны тормышка ашыру турындагы информация белән чыгыш ясады. Районда тәрбияләү һәм өйрәтү татар телендә алып барылган 7 балалар бакчасы бар, 1 балалар бакчасында – рус-татар телендә (1 төркем – 20 бала), Чуаш Чабаксарындагы балалар бакчасында 16 баланың барысы да туган чуаш телендә тәрбияләнә. Балалар бакчаларында туган телдә укыту һәм тәрбияләү 65 % тәшкил итә (ТР буенча – 64 %).
Районда 1 мәктәптә дәресләр үзләренең чуаш телендә, 7 мәктәптә – татар телендә һәм 2 мәктәптә – рус-татар телендә (район үзәгендә) бара. Гомумән район буенча татар балаларын үз туган телләрендә укыту 69,4 % тәшкил итә (ТР буенча – 43 %).
Барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары кадрлар белән тәэмин ителгән. Барлык учреждениеләрдә даими рәвештә телләрне өйрәтүне көчәйтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә (конкурслар, тематик кичәләр, әңгәмәләр, викториналар һ.б.).
Укучыларның күпчелеге республика һәм бөтенрәсәй олимпиада һәм конкурсларда призерлар булган.
Агымдагы елда милли белемне үстерү буенча түбәндәге эшләрне алып бару планлаштырыла – мәктәпләрдә татар сыйныфларын туплау өчен район үзәгендәге балалар бакчаларында татар төркемнәрен ачу, укучыларның республика, бөтенрәсәй, халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашуы, милләтара мөнәсәбәтләрне һәм этномәдәни үсешне яхшырту максатларында традицион халык бәйрәмнәрен үткәрү тора.
Совет утырышында шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьеваның районда спорт мәйданчыкларын рациональ файдалану һәм балаларның җәйге ялын оештыру турындагы информациясе тыңланды.
Район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников коррупция белән көрәш буенча кабул ителгән чаралар турында информация ясады.
Утырыш азагында бүләкләү тантанасы булды. Вячеслав Козлов Архангел Бистәсе чиркәве башлыгы Юрий Кузьминовка “Яңа Чишмә районының почетлы гражданины“ таныклыгы һәм күкрәк билгесе тапшырды (бу турыда без язган идек). Акъяр УСК (УИК) рәисе Рәсимә Минабетдиновага ТР ҮСК ның Почет билгесе тапшырылды, Рус Чабаксары УСК рәисе Татьяна Ерашова һәм Ленино УСК рәисе Гөлия Сабирова – ТР ҮСК ның Мактау грамотасы, Екатерина УСК рәисе Елена Нәсибуллина һәм Н.П.Лебедка УСК рәисе Ольга Федорова ТР ҮСК ның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне аларга Вячеслав Козлов тапшырды.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.
Азат Мусин
О. Федорова, Т. Ерашова, Р. Минабетдинова, Г. Сабирова, Е. Нәсибуллина. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев