Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минем остазым

Үзенең укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Минзифа Сабирова турында редакциягә аның элеккеге укучысы, ә хәзер Тубылгы Тау мәктәбенең яшь укытучысы Римма Юзумханова яза.

Зур хәрефтән язарлык укытучы 

— Барысы да мәктәптән, ә мәктәптә исә барысы да укытучыдан башлана. Нәкъ менә ул, укытучы, балаларны хезмәтне яратырга өйрәтә, аларда чын патриотлар, батыр һәм намуслы кешеләр сыйфатларын тәрбияли.

Яхшы укытучы нәрсә дигәнне аңлата соң? Бу, беренче чиратта, балаларны бик яраткан, алар белән аралашудан шатлык тапкан, һәр баланың яхшы кеше була алуына ышанган, баланың җанын белгән — аңлаган кеше.

Укытучы — ул синнән еракта булып һәм синең гамәлләреңне бәяләргә мөмкинлеге булмаганда да син аның абруен төшерә алмыйсың. Мондый укытучы сүзләр белән дә, үз-үзен тотуы белән дә, ахыр чиктә үзенең яшәеше белән дә укучыларны өйрәтергә тырыша. Аларны зур хәрефләр белән язарлык Укытучылар, рухи остазлар диләр.

Үзләренең педагогик эшчәнлеген башлап җибәргәндә барлык яшь педагоглар да диярлек күп кенә кыенлыклар белән очраша һәм бу кыенлыклар киләчәктә вак-төяк нәрсәләр булып кына күренәчәк. Дәресне грамоталы, ачык итеп үткәрә алу, яңа материалны аңлатуда кыенлыклар кичерү, хезмәттәшләр белән үзара аңлашуның җитешмәве — болар әле яңа гына эшкә керешкән яшь педагог өчен барлык киртәләрнең тулы исемлеге түгел. Әгәр дә янәшәңдә тәҗрибәле педагог-остаз була икән, ул сиңа педагогик эшчәнлекнең бормалы сукмакларыннан барырга ярдәм итәчәк, киңәш бирәчәк.

Акыллы һәм ышанычлы киңәшче

Сабирова Минзифа Раузи кызы мине җылы кабул итеп, коллективка кушылырга булышып, укучылар белән грамоталы эшләргә өйрәткәннән соң, минем куркуларым һәм дулкынлануым юкка чыккандай булды. Бер яктан, минем остазым җитди, үз карарларында нык торучы кеше, ә икенче яктан — ул коллективта барлык хезмәткәрләргә дә шундый ук җылы мөнәсәбәттә. Минемчә, Минзифа Раузи кызы чын остаз, чын педагог нинди булырга тиеш — шуның чын үрнәге булып тора. Аның белән аралашуның беренче көннәреннән үк мин бер нәрсәне аңладым: минем алдымда төгәл эшләнгән эш планы, куелган максатка ирешү осталыгы булган чын профессионал шәхес.

Минем аның белән эшләвем нәрсәдән башланды соң? Минзифа Раузи кызы минем өчен, беренче чиратта, акыллы киңәшче, үз эш тәҗрибәсе белән юмарт уртаклашучы булды. Аның ярдәмендә мин укытучы эшчәнлегенең практик ягын үзләштерә алдым, үземнең һөнәри өстенлекләремне һәм кимчелекләремне күрергә өйрәндем.

Борчылу һәм курку хисләре булгалый иде инде. Һәм менә шундый мизгелләрдә минем остазым сүз белән дә, кайвакыт күз карашы белән дә аңлатып, миңа ярдәм итте. Ул минем өчен алдан күрүчән консультант, ышанычлы иптәш, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булучы кеше.

Минзифа Раузеевна белән бергә эшләгәндә, без бер команда икәнен аңладым: бергәләп проблемалар турында фикер алыштык, стратегия булдырдык.

Тәҗрибәле укытучы-остаз ярдәме белән мин кыю төстә дәресләр алып бардым, балаларның, ата-аналарның, педагогларның ышанычын яулый алдым.

Лаеклы бүләкләре һәм мактаулы исеме

Ул мәктәптә 45 ел эшләде, рус теле һәм әдәбиятын укытты, укытучы хезмәтен укыту-тәрбия эше буенча завуч вазыйфасы белән беррәттән алып барды. Җитәкче буларак, ул тактик, намуслы, игелекле, һәр кешене аңлый белде.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул 17 яшендә, 1968 елда башлый. Зирекле урта мәктәбен тәмамлагач, Ленино урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый, анда 20 ел эшли. Ә 1989 елдан Тубылгы Тау мәктәбендә эшен дәвам итә. 2011 елдан ул лаеклы ялда. 

Аның өчен тормышта иң мөһиме — һәр яктан яхшы кеше булу, кешеләргә шатлык, бәхет китерү. Ә аның үзе өчен кадерле укытучысы — башлангыч сыйныф укытучысы Тәскирә Мостафа Гатина була. 

Нәкъ менә аның һәм үзенең тырыш хезмәте ярдәмендә Минзифа Раузеевна бүгенгесе көнгә кадәр шундый кеше булып калган да.

Минем остазым

Аның хезмәте лаеклы бәяләнә: 1995 елда укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен Минзифа Раузи кызы «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән, 2000 елда намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медале, 2004 елда Россиянең мәгариф һәм фән Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 

Минем остазым

Минем остазым

2010 елның августында аңа «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә һәм бу билге аңа Казанда Укытучылар көненә багышланган республика тантанасында тапшырыла.

2020 елда Минзифа Раузи кызы «ТАССР оешуга 100 ел (1920-2020)» медале белән бүләкләнә

Минем остазым

Минем остазым

Минем остазым

Үз һөнәренә гашыйк

Укыту елларында аны даими педагогик эзләнү, вакыт белән бергә атларга омтылу сыйфатлары аерып тора. 

Аның дәресләре — игелекле, эчкерсез аралашу дәресләре. Үзенең педагогик осталыгы белән ул балаларда белемгә һәм дәресләрдә дә, аннан соң да үзенең иҗади сәләтләрен үстерүгә кызыксыну уятырга омтыла.

Укучыларның иҗади тикшеренү эшләре мәктәп горурлыгы гына булып калмаган. Алар район һәм республика конкурсларында үз укытучыларын лаеклы тәкъдим иткәннәр. Аның укучылары район һәм республика конкурсларында даими рәвештә призлы урыннар яулаганнар. 

Минзифа Раузи кызы рус теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп — методик һәм район — методик берләшмәләренең җитәкчесе була, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, утырышларда, республика конференцияләрендә докладлар белән чыгыш ясый, ачык дәресләр бирә, язмалары район газетасында, «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларында басыла. 

Минем остазым

Минем остазым

Укучыларны рус мәдәниятенә җәлеп итү 

Мәктәптә «Яшь хәбәрче» түгәрәген алып бара. Анда йөргән балаларның язмалары район һәм республика дәрәҗәсендәге массакүләм мәгълүмат чараларында даими басыла.

Мөгаен, шуңа күрәдер дә мәктәптә рус теле һәм әдәбияты буенча фән атналары иң кызыклы һәм вакыйгаларга бай булгандыр да. Аларны үткәргәндә, Минзифа Раузеевна фәнгә кызыксыну тәрбияләгән, актерлык осталыгын, тапкырлыкны, халык традицияләренә мәхәббәтне үстергән.

Балалар аны түземсезлек белән көттеләр, бик теләп әзерләнделәр. Һәм аларның рус теле һәм әдәбияты буенча район, республика олимпиадаларында җиңүләре очраклы түгел. Ул бөек рус кешеләренең яшәгән һәм иҗат иткән урыннарына барып, балаларны рус мәдәнияте белән таныштыра. 

Аларның Алабугада М. И. Цветаева, И. И. Шишкин, Н. А. Дурова, Чистайда Б. Л. Пастернак музейлары буенча экскурсияләре даими оештырыла. Әдәбиятка, мәдәнияткә кушылу, балаларда мәрхәмәтлек, башкаларның кайгысын уртаклаша белү, рәхимсезлекне кабул итмәү хисләрен тәрбияли. Ул үзе татар милли мәдәнияте традицияләрен дә хөрмәт итә.

«Миңа бәхет елмайды»

Гомере буе ул остаз булып тора һәм берничә чыгарылыш ясаган.

Аның ачык күңеле, балаларга, кешеләргә карата хөрмәтле мөнәсәбәте, файдалы булу теләге, тырышлыгы, җаваплылыгы, игелеклелеге — менә шул сыйфатлары белән ул хөрмәт казанган да инде.

Мин бик бәхетле, чөнки педагогик эшчәнлегемне башлаганда мин көчле, абруйлы остаз белән таныштым, ул миңа ярдәм кулы сузды. Аның ярдәме белән миндә җиңел булмаган укытучы һөнәрен ташлап китү теләге тумады, гәрчә минем танышларымның күбесе шулай итсәләр дә. Ул һәркем өчен үрнәк алырлык Педагог.

Мин бу кеше белән очрашканым өчен язмышка рәхмәтлемен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев