Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Министр ашлыкны сатарга ашыкмаска чакырды

Узган атна азагында Премьер-министр урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды.

Марат  Әхмәтов район башлыгы Вячеслав Козлов белән  вертолетта район басуларын карап  әйләнделәр,  аннан “Козлова М.И.“ КФХ территориясендә авыл хуҗалыгы оешмалары, учреждениеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар.  
Район  башлыгы  кыскача гына игеннәрне урып-җыю, көзге культуралар чәчү һәм туңга җир  сөрү эшләре барышы турында таныштырды.
Көзге игеннәрне  урып-җыю эше төгәлләнгән, кайбер  КФХлар инде сабан культураларын урып-җыю эшен дә  төгәлләп киләләр, көзге игеннәрне чәчү  эше тулы куәтенә бара, туңга җир сөрү темпларын да көчәйтергә кирәк.
Министр республикада урып-җыю эшләре барышы турында сөйләде, ЯММ (ГСМ)  алу  өчен авыл хуҗалыгы оешмаларына  субсидия   бирү мәсьәләләренә тукталды, бөртекне югалтуга юл  куймас өчен, урып-җыю эшләренең сыйфатына аерым игътибар бирү кирәклеген  билгеләп үтте.
Әңгәмә  азагында министр сорауларга  җаваплар бирде. Ул “Артемьева Л.Р.“ КФХ да фермаларга кадәр керү юлларын төзелеш программасына кертү мәсьәләсен  карарга, фермер Фәргат Вәлиевка яшен сугудан янган ферманы төзүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде һ.б.
Бөртеккә булган бәяләргә кагылып, Марат Әхмәтов  авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен бөртек сату эше белән ашыкмаска кушты, чөнки сатып алу бәяләрен  арттыру өчен шартлар бар. “Көзгә бөртеккә һәм сөткә бәяләр  артырга  мөмкин“, -  дип саный министр. “Әлегә зур партияләр белән  бөртекне сатмаска киңәш итәм, сентябрьдә барысы да билгеле булыр“, - дип җавап  бирде Марат Әхмәтов.

Лариса Федорова
Автор фотосы    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев