Минкамәр Кадыйрова: «Бәхетле картлыкта гомер итәм»
Зирекле авылында гомер иткән киң күңелле Минкамәр әбигә 95 яшь.
Язның беренче җылы, кояшлы көннәрендә 95 яшьлек матур гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Минкамәр Әгъләметдин кызы Кадыйрова - Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә кичергән. Аның тормыш юлы турында Зирекле музее мөдире Лидия Лотфуллина сөйли.
-Минкамәр апа Чирмешән районының Туймәт авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Әгъләметдин бабай (сугыш башланыр алдыннан үлгән) бик уңган, барлык эшләрне дә үзе эшләгән, алты баланы ашатырга, киендерергә тырышкан. Бәхеткә, хуҗалыкта сыер, атлары булган. Минкамәр апа 2 сыйныфны тәмамлый алган, ә аннары - эш һәм эш, яшүсмер чагында колхоз кырына йөргән, утаган, зурлар белән бертигез печән һәм борчак чапкан. Авыр хезмәтнең барысын да кечкенә генә ятим үз җилкәсендә күтәргән, сугыш ачыларын балачакның матурлыгын, рәхәтен күрмичә, 17 яшеннән Горький өлкәсенә торф чыгару эшенә җибәрелгән, аннары Горькийның үзенә төзелешкә күчергәннәр. Сугыштан солдатлар кайта башлый. Алар тулай торакта яшәүче кызлар янына йөриләр. Булачак ирен Минкамәр апа да шунда - Горький шәһәрендә очрата, монда Ильяс абый сугыштан соң демобилизацияләнүгә чаклы күчерелгән була.
Кадыйров Ильяс Исмәгыйль улы (12.2.1925 - 16.3.1994) 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Кече сержант, 3 нче Белоруссия фронты, 10 армия, 22 дивизиянең 67 полкында орудие командиры булып сугыша. 1950 елда гына сугыштан кайта.
«За отвагу», «30 лет РККА», «За доблестный труд в Великой Отечественной войне», «За победу над Германией» медальләре белән бүләкләнә.
Юбилей медальләре тапшырганда «Участнику войны» һәм «Участнику трудового фронта» медальләре дә бирелә. 1985 елда юбилей ордены белән бүләкләнә. 1985 елда «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була.
Ильяс абый иң беренче Суслонгер мәхшәренә эләгә. Алтышар метрлы агачларны күтәреп ташыйлар. Кешеләр шул хәлләрендә ачлыктан егылып үләләр. Әтисе Исмәгыйль Габделкадыйр улы бер капчык сохари әзерләп, улына җибәрә. Көч-хәл белән гариза язып фронтка эләгә. Яралана, йокы артериясенә 1 мм гына кала, еврей шәфкать туташы аякка бастыра. Кабат яралана. Белоруссияне азат итүдә катнаша. Бервакыт немецлар зур сарайга бар халыкны җыеп бикләп куялар. Икенче башына ут төртәләр. Әле ярый Ильяс абый иптәшләре белән килеп җитә, барысын да азат итәләр. (М. Газыймов. «Сугыш өткән еллар» китабыннан.)
Минкамәр апа Горэнерго системасында эшләгәндә Ильяс абый аңа тәкъдим ясый. Ләкин кыз тиз генә җавап бирергә курыккан, чөнки чит авылга китеп яшәргә теләмәгән. Тик Ильяс абый яшерен төстә төзелеш начальнигы белән килешеп, кызның барлык документларын алган һәм алар бергә Зиреклегә кайтып киткәннәр, 1950 елның 28 августында гаилә коралар.
Яшь гаилә иренең әнисе, аның олы апасы, кечкенә сеңелесе һәм энесе белән бергә зур булмаган йортта яши башлый. Тиздән Ильяс абыйны Казанга товар белгеченә укырга җибәрәләр, аннан соң, тракторчылар курсын төгәлләгәч, ул «Кичуй» колхозында эшли, соңгы елларда «Ямашнефть» НГДУ-да хезмәт куя, Минкамәр апа гади колхоз эшенә йөри, балалар тәрбияли. Ире Ильяс Исмәгыйль улы белән алар җиде бала тәрбияләп үстергән. Еллар узган, авыр булса да, бәхетле еллар булган.
Менә шулай, Минкамәр апа Зирекледә төпләнеп, шул авылда хезмәт куйган, балаларын да авыл хезмәте белән тәрбияләгән. Сугыш чоры авырлыкларын кичерүгә карамастан, киләчәк көнгә өмет-ышанычын югалтмаган, тырыш хезмәте бәрабәренә бүгенге бәхетле картлык гомерен кичерә. Сугышта катнашучының тол калган хатынына буларак төзелгән яңа йортта улларын һәм кызларын, кияүләрен, киленнәрен, 10 оныгын, 19 оныкчыгын каршы алган.
- Бүгенге тормыштан да зарланырлыкмы соң? Җәннәттә яшибез бит. Өйләребез дала кебек. Утын ягасы юк, газы, суы кергән. Ни ашыйм, ни киям дисәң, шул бар. Барысына да шөкер итеп яшәргә кирәк, - ди чал чәчле ак әбиебез.
Ул бик тыйнак, күркәм, ягымлы, нурлы – һәрвакыт елмаеп кына сөйләшә!
Бүгенгесе көндә Минкамәр әби балалары һәм якыннары карамагында. Түбән Камада кызы Кадрия һәм кияве тәрбиясендә кадерле әни, хөрмәтле әби булып яши.
Озын-озак бәхетле көннәр насыйп булсын сезгә, Минкамәр апа!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев