Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минометчы һәм сапер

Курск дугасында барган зур сугышларда катнашкан Семен Васильевич Карточкинны Яңа Чишмә районының тере тарихы дип әйтергә була.

Ул сугыш һәм тыл ветераны, 1943 елдан фронтта булган. Кече сержант Карточкин Көнбатыш фронтында миномет полкы бүлекчәсе командиры була. 1945 елның февралендә яралана. Дәваланганнан соң 1945 елның маеннан саперлар бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Аның “Батырлык өчен“, “Сугышчан хезмәтләр өчен“, “Германияне җиңгән  өчен“ медальләре бар. Сугыштан соң 30 ел комбайнда эшли һәм игеннәрне сугып алуда югары сыйфат өчен Ленин ордены белән  бүләкләнә.
Быел 28 гыйнварда аңа 99 яшь тулган.Семен Васильевич районда  иң озын гомерле һәм иң өлкән сугыш ветераны статусына ия.
Декабрь аенда Черемухово Бистәсеннән Яңа Чишмәгә күченгән. Зур уңайлы  йортында ул кызы  Елизавета тәрбиясендә, оныклары һәм оныкчыклары кайгыртуын тоеп бәхетле картлык кичерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев