Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мировой юстициягә - 20 ел!

1998 елның 17 декабрендә "Россия Федерациясендә мировой судьялар турында" Федераль закон кабул ителә, аның нигезендә илнең суд системасында мировой судьялар институты торгызыла.


Татарстан Республикасында мировой юстиция институты 1999-2001 елларда барлыкка килде һәм төзелде.
2000 елда Яңа Чишмә районында бер суд участогы раслана һәм шул ук вакытта 1 нче суд участогы мировой судьясы Алсу Сәхәбиева үз вазыйфаларын үтәүгә кереште.   
  Үз эшчәнлеге башында мировой судья бик күп оештыру проблемалары: кирәкле бина, җиһаз, оргтехника булмауга юлыга. Суд актлары, шул исәптән хөкем карарлары кулдан языла, аларның күчермәләре язу машинкаларында сәркатипләр тарафыннан әзерләнә. Судья һәм аппарат кабинеты район суды бинасында урнашкан. Җиһазлар да беренче вакытта район суды тарафыннан бирелә.
Ул вакытта оештыру планында мировой судка ТР Суд департаменты идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы зур ярдәм күрсәткән.   2001 ел ахырында суд участогы Яңа Чишмә авылының Совет урамында урнашкан аерым бинага күчерелгән, кирәкле җиһазлар, оргтехника барлыкка килгән. 2012 елда бинага ТР Югары Суды рәисе И.И. Гыйләҗев, ТР Суд департаменты идарәсе начальнигы Ж. З. Салихов, ТР Юстиция министрлыгы ярдәме белән капиталь ремонт ясала.  
2014 елның декабрендә 1 нче номерлы Яңа Чишмә суд участогының мировой судьясы вазыйфасына Айрат Сафин сайлана. 2019 елның 25 сентябрендә ул 10 елга кабат сайланды.
Хезмәт вазыйфаларының күләменә һәм катлаулылыгына карамастан, хезмәткәрләре аларга намуслы һәм җаваплылык белән карый торган мировой суд аппараты эшен дә билгеләп үтәргә кирәк. Шул ук вакытта күп кенә хезмәткәрләр суд системасында шактый стажга ия. Әйтик, суд утырышы секретаре Ирина Кряжова 1 нче номерлы суд участогында 13 елдан артык эшли, өлкән белгеч Любовь Былинкина канцелярия мөдире, хезмәткәр Надежда Бурова - II разрядлы белгеч.
ТР Яңа Чишмә районы мировой судьялары суд эшчәнлеген үстерүгә, суд системасы эшчәнлеген камилләштерүгә зур өлеш керттеләр һәм кертәләр.
Яңа Чишмә район суды матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев