Моннан 40 ел элек
Яңа Чишмә районы үзенең 40 еллыгын билгеләп үтә.
РСФСРның Югары Совет Президиумы безнең районны оештыру турындагы Указны кабул иткән көннән нәкъ менә 40 ел үткән. Бу еллар әлеге карарның дөрес булуын күрсәтте. Шушы вакыт эчендә районда шактый зур үзгәрешләр булды һәм алга таба хәрәкәт бүген дә дәвам итә.
Яңа гына оешкан районга җитәкче кадрлар килде. КПСС район комитетының беренче секретаре булып Алексей Казаков билгеләнде, икенчесе - Минсәгыйть Шакиров, идеология буенча секретарь - Владимир Кузнецов, район башкарма комитеты рәисе - Евгений Чершенцев булдылар (барысы да хәзер мәрхүмнәр).
Шулай ук КПСС район комитеты һәм район башкарма комитеты бүлекләренең мөдирләре дә сайлап алынды, Аксубай районыннан Мансур Исхаков (хәзер инде мәрхүм) район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнде.
1983 ел башына районда 15 колхоз һәм совхоз бар иде, ә 1984 елда аларның өчесе күрше Түбән Кама районына тапшырылды.
Район оешкан вакытта район үзәгендә 1800 кеше яшәгән, ә хәзер 5100дән артык кеше яши.
Тора-бара күп кенә оешмалар - «Сельхозтехника», «Сельэнерго», «Сельхозхимия», МСО, райгаз, электр челтәрләре, райПО һ.б. булдырыла. Район комитеты һәм район башкарма комитетына булачак поликлиника бинасы тапшырыла (хәзер анда «Теремок» балалар бакчасы).
Районга яңа кешеләр килгәч, торак төзү мәсьәләсе дә күтәрелде. Шуның белән бәйле рәвештә Республика хөкүмәте тарафыннан карар кабул ителә, анда министрлык һәм республиканың башка районнарына торак төзү буенча йөкләмәләр төгәл күрсәтелә. Буш кырда күз ачып-йомганчы диярлек, щитлардан төзелгән, арболит, агач йортлардан зур бер поселок пәйда була. Районны булдыру өчен бу сизелерлек ярдәм иде. Башлангыч чорда кешеләр сусыз, кайвакыт электрсыз да яшәде, әмма аларның баш өстендә түбәләре булгач, беркем дә зарланмады. Бирегә килүчеләрнең бер өлеше яңачишмәлеләрнең фатирларында яшәде.
Юлсызлык - мөһим проблемаларның берсе иде. 1 сентябрьдә нефтьчеләр һәм юл төзүчеләр ярдәмендә Яңа Чишмә - Архангел Бистәсе асфальт юлы куллануга тапшырылды.
Шул ук 1983 елда Шушмада иске күперләрне сүттеләр, яңалары әле юк иде. Шунда елга аша тәүлек әйләнәсендә йөри торган паромны җибәрделәр.
Әкренләп тормыш җайга салынды. Өч катлы йортлар төзелә башлады, инфраструктура яңартылды, газ кертү эшләрен башладылар. 1984 елда районны Гариф Хафизов (хәзер мәрхүм) «үз канаты астына» алды, район башкарма комитеты рәисе итеп Виталий Макаров (хәзер пенсионер, Казанда яши) билгеләнде. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә дистәләгән яңа хуҗалыклар оештырылды, барлык торак пунктларда да җитештерү объектлары белән беррәттән клублар, мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАП биналары төзелде.
1987 елда Минсәгыйть Шакиров туган Чирмешән районына китте һәм КПССның икенче секретаре итеп Александр Скоков сайланды, элегрәк ул Куйбышев исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән иде (хәзер районның ветераннар Советы рәисе). Ул терлекчелек мәсьәләләренә күп игътибар бирде.
Районга килүчеләрне каршы алган, аларның көнкүрешен җайга салган, барлык мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм иткән Анастасия Козлованы аерым билгеләп үтәсе килә.
Күп кенә мәсьәләләрне, шул исәптән финанс яктан да, Анатолий Холинга (хәзер ул мәрхүм) хәл итәргә туры килде, ул XX партсъезд исемендәге колхоз рәисе иде.
Районның барлыкка килүенә Наилә Закирова, Иван Сыров, Харис Хөсәенов һәм башка бик күпләр зур өлеш кертте. Виталий Макаров оста төзүче, намуслы һәм эшлекле җитәкче буларак истә калды. 10 ел эшләү дәверендә районда күп эшләр башкарылды, бигрәк тә, районны газлаштыру өлкәсендә. 1990 елда аның урынбасары итеп моңа кадәр «Закамский» совхозын (хәзерге «Игенче» ҖЧҖ) җитәкләгән Вячеслав Козлов билгеләнә. Ул райондагы төзелеш мәсьәләләренә район башлыгы урынбасары булып билгеләнгәч тә (1992 елдан) кураторлык итә һәм барлык объектларны төзү һәм районны тулысынча газлаштыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала.
1993 ел район җитәкчелеге алмашынудан башлана. Виталий Макаровның Казанга күченүе белән бәйле рәвештә район башлыгы вазыйфасын Николай Владимиров (хәзерге вакытта пенсионер, Казанда яши) биләде. Ул да авылларыбызның матурлыгы, төзеклегенә зур игътибар бирде. Ул елларда районның барлык торак пунктларында мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары төзелде.
1994 елда медиклар өчен 27 фатирлы йорт файдалануга тапшырыла, 1996 елда 22 км газүткәргеч салына, 625 фатир газлаштырыла, дистәләгән км юл асфальтлана, 140 фатир төзелә. 1998 елда 25 урынлык Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт ачылды (хәзер ул 50 кешене сыйдыра).
1998 елда Николай Владимиров Минзәлә районы башлыгы итеп күчерелә һәм безнең район башлыгы итеп Вячеслав Козлов билгеләнә, ә беренче урынбасары - Рөстәм Хаматов була.
Тулы булмаган ике ел эчендә Вячеслав Козлов туган районы өчен шактый күп эшләр башкарырга өлгерә. Ләкин энергияле, принципиаль һәм намуслы җитәкчене 2000 елда Чистай районы башлыгы итеп күчерәләр. Яңа Чишмә районын озак вакыт «Красный Октябрь» совхозы җитәкчесе булып эшләгән Александр Губкин җитәкли. Ул район белән 2010 елга кадәр (каты авырудан вафат булганчы) җитәкчелек итә. Ул җитәкчелек иткән елларда социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелә, торак пунктлар төзекләндерелә, күп фатирлы йортлар капиталь ремонтлана һ. б. Авыл хуҗалыгы җитештерүенә инвесторлар килә башлый, бу авыл хуҗалыгы машиналарын яңартуга, игенчелек һәм терлекчелекне алып баруның прогрессив технологияләрен кертүгә китерә.
2010 елда безнең районны яңадан Вячеслав Козлов җитәкләде, ул бүгенге көнгә кадәр бу җаваплы һәм тынгысыз вазыйфада намуслы хезмәт итүен дәвам итә. Шул ук елда район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Ринат Фәсахов билгеләнә. Бу 13 ел эчендә район нык үзгәрә, төзек һәм тагы да матуррак төс ала.
Районда ел саен капиталь төзелеш һәм ремонт өлкәсендә йөзләрчә миллион сум акча үзләштерелә, шул исәптән юл төзелешенә дә. Асфальт юл түшәлмәгән бер генә торак пункт та юк. Бу елларда район үзәгендә дистәләгән эре объектлар төзелә.
Муниципаль районнарның республика рейтингында безнең район тотрыклы рәвештә 5-6 урынны били. Ел саен халыкның акчалата керемнәре, димәк, аларның тормыш муллыгы да арта. Авыл эшмәкәрләренең үсеше, гаилә фермалары санының артуы күзәтелә.
Республика программалары буенча ел саен ФАПлар, ятим балалар өчен йортлар, яңа юллар төзелә, мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, күп фатирлы йортлар капиталь ремонтлана.
Районның 40 еллык тарихына кыскача күзәтү ясап, шуны әйтергә телим: бик күп эшләр башкарылды, әмма эшләнәсе эшләр әле байтак. Миндә барлык яңачишмәлеләрнең уртак тырышлыгы белән туган районыбызны тагын да төзек, матуррак һәм ямьлерәк итәрбез, дигән ныклы ышаныч бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев