Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар коммуналь хезмәтләр өчен «артык түләү» турында хәбәрләр юллап алдый башлаган

Мошенниклар гражданнарга коммуналь түләүләр буенча артык түләгән өчен акчаларны кире кайтару турында ялган хәбәрнамәләр җибәрә башлаган.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Кешеләргә идарәче компанияләрдән акча кайтару турында текст һәм мәгълүматларны раслау өчен сылтама буенча күчү үтенече белән СМСлар килә. Бу сылтама банк реквизитларын яки «Дәүләт хезмәтләре» мәгълүматларын урлау өчен булдырылган сайтка алып бара.

«Мошеловка» платформасы белгечләре яңадан исәпләүләр турындагы барлык белешмәләрне тикшерелгән чыганаклар аша гына ачыкларга киңәш итә, ә аз гына шикләнүләр булганда идарәче компаниягә квитанциядә яки рәсми сайтта күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга кирәк.

«Идарәче компанияләр беркайчан да мәгълүматларны расла өчен сылтамалар белән СМС җибәрми», - дип билгеләп үтә экспертлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев