Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенник хатын-кыз Яңа Чишмәдә яшәүче берәүнең 240 мең сум акчасын урлаган

Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 24 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.

Банк счетыннан урлау

Яңа Чишмәдә яшәүче гр-ка К. 2021 елның 10 февраленнән алып 18енә чаклы аңлы рәвештә эш итеп, акча урлау максатыннан, гр. М.ның (шулай ук район үзәгендә яшәүче) банк счетыннан 239500 сум акча урлаган.

2020 елның 8 октябрендә Яңа Чишмәдә яшәүче гр. Б. аңлы рәвештә эш итеп,  гр. К.га 95 мең сумлык кредит рәсмиләштергән һәм әлеге сумманы гр.К.ның банк счетыннан урлаган.

Исерек килеш руль артында

ЮХИДИ хезмәткәрләре ЮХКен бозган өчен 41 машина йөртүчене адм.җаваплылыкка тарткан, шул исәптән бер шоферны исерек килеш руль артына утырганы өчен. Бу - Красный Октябрь поселогында яшәүче гр. С. Ул 30 мең сум күләмендә штраф түләячәк һәм, ким дигәндә, 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев