Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче хатынны 5 мең сумга алдаган
Узган атнада ЭЭМ бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 36 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.
Караклык
2019 елның 16 августында билгесез зат, билгеләнмәгән урында булганда, кәрәзле элемтә ярдәмендә, гражданка А. ны ялгыштырып, аның 5 мең сум акчасын урлый.
Урлау
2019 елның 24 августында сәгать 12.00дан 20.20 сәгатькә кадәр чорда ике чит шәһәр кешесе Яңа Чишмәдәге «Бристоль» кибетеннән гомуми бәясе 2700 сумга якын берәр шешә шәраб һәм шампанский урлаган, тик оператив рәвештә тоткарланган.
Исерек килеш кабат руль артында
Исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән гр. Г. 2019 елның 26 августында янә ВАЗ-21144 машинасы руле артына утыран һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмә - Петропавел Бистәсе автоюлында туктатылган. Хәзер аңа җинаять эше кузгатылган һәм җәза катгыйрак булачак.
ЮТҺ
Бер атна эчендә 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның берсендә 2 кеше зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев