Һәр кеше үзенең хезмәткә булган сәләтеннән ирекле төстә файдалана, эшчәнлек төрен һәм һөнәрен үзе теләгәнчә сайлый ала
Безнең илнең конституциясендә хезмәт ирекле диелгән.
Гражданинның пенсия яше якынлашу аңа хезмәт хокукларын һәм иреген чикләүне билгеләүдә, шул исәптә эшкә кабул итүдә дә сәбәп булып тора алмый.
Эшкә кабул иткәндә
Эшкә кабул итү буенча таләпләр бер төрле булып тора, ягъни пенсия яше якынлашкан гражданнарны эшкә кабул итү башка хезмәткәрләрне эшкә кабул итү кагыйдәләреннән аерылмый.
Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы нигезендә закон тарафыннан хезмәт килешүе төзүдә яшьне чикләү билгеләнмәгән.
Хезмәт килешүе төзүдә нигезсез кире кагу тыела.
Хезмәт килешүе
эчтәлеге буенча
Хезмәт килешүен төзүгә һәм эчтәлегенә карата билгеләнгән таләпләр тулы күләмдә пенсия яше якынлашкан гражданнар белән хезмәт килешүенә дә кагыла.
Эш һәм ял вакыты
режимы буенча
Закон тарафыннан пенсия яше якынлашкан хезмәткәрләрнең хезмәт шартларына һәм эш режимына карата махсус таләпләр билгеләнмәгән.
Пенсия яше якынлашкан хезмәткәрләргә гарантияләрнең югары дәрәҗәсе гадәти хезмәткәрләр белән чагыштырганда коллектив килешүләр, локаль норматив актлар, хезмәт килешүе белән каралырга мөмкин.
Чираттагы яллар
буенча
Хезмәт законы тарафыннан кешенең ничә яшьтә булуына бәйсез рәвештә ел саен төп һәм өстәмә түләүле чираттагы ял бирүнең бердәм тәртибе билгеләнгән.
Эштән
чыкканда
Хезмәткәрләрнең хокуклары, шул исәптә пенсия яше якынлашкан яшьтәгеләрнең дә, хезмәт турындагы законда беркетелгән гарантияләр белән тәэмин ителгән.
Андый гарантияләргә түбәндәгеләр керә, аерым алганда:
- хезмәткәрнең үз теләге белән теләсә кайсы вакытта, бернинди нигезсез хезмәт килешүен өзү хокукы (РФ ХК ның 80 маддәсе);
- эш бирүче инициативасы буенча хезмәткәрнең эштән китүе закон тарафыннан билгеләнгән очракта һәм нигезле булганда гына мөмкин булуы (РФ ХК ның 77, 81 маддәләре). РФ ХК да эш бирүче инициативасы буенча хезмәткә булган хокук мөнәсәбәтләрен туктату өчен нигезләрнең тулы исемлеге бар.
Эш бирүче тарафыннан килешүне өзгәндә РФ хезмәт законының барлык таләпләре дә үтәлергә тиешлеге шик тудырмый.
Административ
җаваплылык турында
Шуны истә тоту кирәктер, хезмәткәрләрнең (пенсия яше якынлашкан кешеләрне дә кертеп) хезмәт хокукларын бозган өчен административ җаваплылык каралган.
Безнең районда пенсия яше якынлашкан эшләүче гражданнар (1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елгы хатын-кызлар) – 96 кеше (49 ысы хуҗалык исәпле оешмаларда, 47 есе бюджет учреждениеләрендә эшли). 2019 елда әлеге төркемгә керүче гражданнар саны 249 кеше тәшкил итә. 2018 елда Мәшгульлек үзәгенә пенсия яше якынлашкан 13 граждан мөрәҗәгать итте, 12 кеше исәптән төшерелде, шул исәптә 5 кеше эшкә урнашу сәбәпле, бүгенге көнгә 7 кеше, шулардан 3 есе пенсиягә чыга. 2018 елда барлыгы 233 кеше пенсиягә чыгарга тиеш.
Резедә Хөснуллина,
Мәшгульлек үзәге
директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев