Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәртәбәле аксакал

Шушы көннәрдә Акбүре мәчете имам-хатыйбы Харис Рамазанов үзенә 80 яшь тулуны билгеләп үтте. Район мөхтәсибе Илгиз Әшрапов җитәкчелегендә район мәчетләре имамнары аны юбилее белән котларга килделәр.

Кунаклар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, якташыбыз, "Татмелиорация" АҖ генераль директоры Әнвәр Залаков та бар иде.
Харис Рамазанов гомере буена туган авылында яшәде һәм хезмәт итте. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң орлыкландыручы, сантехник булып эшләде, аннан озак еллар запас частьләр һәм ашлык склады мөдире булды. Хатыны Мингаян апа белән өч бала үстерделәр. Хәзер 6 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Улы Рифкат гаиләсе белән Лениногорск шәһәрендә, ә кызлары Әлфия белән Ралия гаиләләре белән Чаллыда яшиләр.
2002 елдан бирле Харис хәзрәт мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын башкара, бу мәчет аңа нигез салган һәм төзегән Мәхмүт бабай Залаков исемен йөртә. Вазыйфасын ул җаваплылык тоеп, намус белән башкара. Ислам динендәге бөтен йолалар авылда төгәл үтәлә: балага исем кушу, никах уку, мәетләрне соңгы юлга озату, Гает бәйрәмнәре, ифтар мәҗлесләре - берсе дә аннан башка үтми. Авылда да, районда да ул абруйлы шәхес.
Олы яшьтә булуына карамастан, Харис хәзрәт бүген дә яшь, нык күренә, "Лада" автомобиле руле артында аны район үзәге, башка авыл юлларында да очратырга мөмкин.
Мәчеткә җыелган авылдашлары һәм кунаклар нәкъ шул хакта телгә алып сөйләделәр. Юбилей тантанасын алып баручы җирле музей директоры Вәсил Вәлиуллин хатыны Гөлия белән әйбәт итеп әзерләнгән сценарий буенча барлык кунакларга да котлау өчен сүз бирделәр. Бүләкләр дә күп иде. Рөстәм хәзрәт мөселманнар өчен изге китап - Коръән китабы, Ринат Фәсахов район башкарма комитетының Мактау грамотасын, Әнвәр Залаков ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән исемле сәгать тапшырып, Харис хәзрәткә яңа чапан кидерде, башка бүләкләр һәм котлаулар да күп булды.
Харис ага җылы котлаулары һәм бүләкләре, теләкләре өчен һәммәсенә рәхмәт белдерде, һәрдаим мәчеткә ярдәм иткән (алар ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелде, манара алыштырылды, хуҗалык блогы һ.б. төзелде) авылдашлары - Әнвәр Залаков белән Насыйх Мортазинны аерым атап үтте. "Авыл халкы, араларыннан Мәүлет Латыйпов, Рәис Хөснуллин һәм башкалар да актив ярдәм күрсәтәләр", - дип билгеләп үтте ул. "Бүген мәчеттә чиста, рәхәт, җылы, якты, тирә-юньдә чәчәкләр-гөлләр үсә икән - бу сезнең хезмәтегез", - дип ассызыклады Харис хәзрәт һәм җыелган халыкны мәктәп ашханәсенә чәй табынына чакырды.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев