Җәмгыять
Мәскәүдә кунакта
Мәскәү шәһәрендә патриот шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән искиткеч матур мәктәп (№1186) бар. Безгә менә шушы мәктәптә үткәрелгән "Мужество останется в веках"дигән бәйгедә катнашырга туры килде.
Бәйгенең беренче турында читтән торып катнашып, финалга үттек. 3 нче турда чыгыш ясап,Тубылгытау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Рәмизә, Зирекле лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Хәлиуллина Динә 1 нче дәрәҗә диплом,Тубылгытау төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Хәлиуллина җиңүчеләрне әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле китаплар белән бүләкләнделәр.
Бүләкләү тантанасыннан соң гала концерт булды. Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар белән әсәрләрен сәхнәләштерү бергә үрелеп барды.
Мәктәптә 500 бала белем ала. Һәр катында музей урнашкан. Укытучылар гел татар телендә генә сөйләшәләр. Мәктәпнең беренче катында бай китапханә эшли. Шагыйрьнең кызы Чулпанның әтисе турында сөйләгән истәлекләрен тыңлау безне бик дулкынландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев