Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль хезмәткәрләр тел тидермәслек тәртип үрнәген күрсәтергә тиешләр

«Муниципаль хезмәткәрләр, бигрәк тә халык тарафыннан сайланган депутатлар, яхшы тәртип үрнәге булырга тиешләр. Әгәр дә беренче чиратта үзебез законны үтәмәсәк, башкалардан да законнар үтәүне таләп итә алмаячакбыз», -дип билгеләп үткән 26 майда район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендә узган район Советы утырышында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча аның ярдәмчесе Ирина Лобачева.

Ирина Лобачева депутатлар һәм иҗтимагый оешмалар алдында 2022 елда Яңа Чишмә районында коррупциянең торышы һәм коррупция очракларын киметү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар, 2023 елга куелган бурычлар турында чыгыш ясаганда, 2022 елда 1 җинаять эше кузгатылуы (бу - ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирү), коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 17 вазыйфаи затның дисциплинар җаваплылыкка тартылуы турында хәбәр иткән. 
4 муниципаль хезмәткәргә һәм район Советының 8 депутатына карата үз керемнәре турында дөрес (тулы) булмаган мәгълүмат бирүләре өчен хезмәт тикшерүләре үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча 4 муниципаль хезмәткәр искәрмә рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 7 депутатка кисәтүләр ясалган, 1 депутат вакытыннан алда үз вәкаләтен тапшырган.
Нормалар төзү эшчәнлеге өлешенә килгәндә, шуны әйтеп үтәргә кирәк - 2022 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә 18 муниципаль норматив-хокукый акт эшләнгән һәм кабул ителгән.
Муниципаль хезмәткәрләр белән 8 тематик киңәшмә үткәрелгән. Яңа гына  эшкә кабул ителгән муниципаль хезмәткәрләрнең хокукый белемнәрен арттырыр өчен консультацияләр, әңгәмәләр оештырылган. Шулай итеп, 2022 елда муниципаль хезмәткә беренче тапкыр кергән хезмәткәрләр белән барлыгы 9 консультация уздырылган.
2022 елда 15 авыл җирлеге башлыкларының 3се туганнарын эшкә урнаштырганда һәм 4се башка түләүле эш башкарганда мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгу ихтималы турында Татарстан Республикасы Рәисенә хәбәр иткән. Тиешле тикшерүләрдән соң ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт идарәсе тарафыннан тәкъдимнәр бирелгән. 
Заманча технологияләрне кулланып һәм социаль челтәрләр ярдәмендә онлайн рәвештә 2 социаль сораштыру үткәрелгән.
Ирина Лобачева коррупциягә каршы белем бирүгә һәм коррупциягә каршы пропагандага аерым игътибар бирү зарурлыгын искәрткән.
Әйтик, узган елда районның мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы юнәлештәге 248 чара үткәрелгән.
Яңа Чишмә укучылары коррупциягә каршы социаль реклама буенча Халыкара яшьләр конкурсында катнашу өчен үзләренең «Коррупциягә каршы бергәләп!» дигән темадагы эшләрен җибәргәннәр.  Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ункөнлек кысаларында районда видеороликлар, рәсем конкурслары узган, Яңа Чишмә урта мәктәбендә ата-аналар, укучылар һәм хакимият арасында фикер алышулар булган. Дискуссиядә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашкан. Ә Яңа Чишмә гимназиясендә «Битва умов» интеллектуаль уены һәм башка чаралар үткәрелгән.  
«Һәртөрле коррупцион гамәлләргә юл куймау, мондый хокук бозулар кылу мөмкинлеген булдырмау һәм гражданнарның да, чиновникларның да коррупцион эшчәнлек алып барү теләген юк итүче профилактика һәм каршылык системасын булдыруга омтылырга һәм моның өстендә эшләргә кирәк», - дип билгеләп үткән Ирина Лобачева, үз чыгышын тәмамлап. 
#новошешминск #новошешминскийрайон #стопкоррупция #работаНМР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев