Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Муниципаль хезмәткәр намуслы һәм гадел булырга тиеш

Муниципаль хезмәткәрнең эше тел тидермәслек булырга тиеш.

«Әгәр дә без үзебез беренче чиратта шундый сыйфатларга ия булмасак, башкалардан законнарны үтәүне таләп итә алмыйбыз», - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә үткән Совет утырышында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева.

Депутатлар һәм иҗтимагый оешмалар алдында Яңа Чишмә районында 2021 елда коррупция торышы һәм аны киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында чыгыш ясап, Ирина Лобачева түбәндәгеләрне хәбәр итте: 2021 елда ришвәт бирү һәм чит милекне үзләштерү статьялары буенча 2 җинаять эше кузгатылган, коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 16 вазыйфаи зат  дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Бер муниципаль хезмәткәргә үз вазыйфаларын башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салмаган өчен шелтә белдерелгән, 13 муниципаль хезмәткәр керемнәре турында дөрес булмаган (тулы булмаган) мәгълүмат биргән һәм аларның барысы да дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 

2021 елда нормалар булдыру эшчәнлеге өлешендә коррупциягә каршы тору өлкәсендә 19 муниципаль норматив - хокукый акт эшләнгән һәм кабул ителгән.

Муниципаль хезмәткәрләр белән 9 тематик киңәшмә үткәрелгән. Ел дәвамында түрәләргә коррупциягә каршы законнарны белү - белмәүгә тест үткәрелгән.

Заманча технологияләр һәм социаль челтәрләрдән файдаланып, 3 онлайн соц.сораштыру, шул исәптән Яңа Чишмә РҮХдә коррупция күренешләре турындагы халык фикерен алу да үткәрелгән.

Ирина Лобачева билгеләп үткәнчә, коррупциягә каршы укытуга һәм  пропагандалауга аерым игътибар бирергә кирәк.

Шулай итеп, узган елда район мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы юнәлештәге 302 чара үткәрелгән.

Яңа Чишмә укучылары «Коррупциягә каршы бергә!» дигән темага Халыкара яшьләр социаль реклама конкурсында катнашу өчен үз эшләрен җибәргәннәр. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ункөнлек кысаларында район күләмендә видеороликлар конкурсы, рәсем конкурсы, КВН һ. б. чаралар узган.

«Теләсә нинди коррупцион гамәлләргә юл куймау, мондый хокук бозуларның мөмкинлеген булдырмау, гражданнарда һәм түрәләрдә коррупция эшчәнлеген алып бару теләге дә, мөмкинлеге дә булмаслык профилактик һәм каршы тору системасын булдыруга омтылу - безнең төп бурычыбыз. Менә нәрсә өстендә эшләргә кирәк», - дип депутатларга мөрәҗәгать итте Ирина Лобачева үз чыгышын тәмамлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев