Музейда балалар белән мастер-класс үткәргәннәр
«Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Әниемә открытка» дип аталган мастер-класс узган.
Бу хакта музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итә.
— Мастер-класста Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Барлык укучылар да бик тырышып һәм пөхтә итеп открыткалар ясадылар. Әлеге открыткага балаларның әниләре сөенер, чөнки балаңнан үз кулы белән ясаган бүләкне алу — зур бәхет ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев