Музейда очрашу
“Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда” “Чит җирләрдә яшәдем үз булып...” дип аталган кичә булып үтте. Очрашуга Татарстанның башка төбәкләреннән тормышка чыгып, авылыбызда озак еллар яшәгән киленнәр чакырылган иде.
Чараны музей мөдире Гөлнар Камил кызы Сәлимә Нигаматованың “Кыз бала язмышы” исемле шигыре белән ачып җибәрде. Күп еллар элек язмышларын шушы авыл белән бәйләрмен дип берсенең дә күңеленә килмәгәндер, бәлки? Ләкин тәкъдир кушуы буенча сөйгән ярларын Шахмай авылыннан тапкан алар. Туган якларын, газиз әти-әниләрен сагынсалар да сабыр иткәннәр, матур тормыш кичергәннәр. Күпләре төп йортка килен булып төшкән. Чакырылган кунаклар килен булып төшкән вакытларын искә төшерделәр, чын мишәрләр арасына килеп кергәч, бераз куркып калуларын көлкеле итеп сөйләделәр. Шулай да бөтенесе, бертавыштан, авыл халкының уңганлыгын, бердәмлеген билгеләп үттеләр. Шушы якларда, шушы төбәкләрдә төпләнеп калулары белән язмышларына рәхмәтле икән бит безнең авыл киленнәре. Ләкин җырларда да юкка гына “нинди булса да торган җир, сагындыра туган ил” дип җырланмый, Зиатдинова Роза һәм Хәбибуллина Люзия апалар башкарган моңлы җырлар моңа ачык дәлил булып торды.
Очрашу чәй табыны янында тәмамланды.
Гөлнар Сабирова,
музей мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев