Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Начар юллар - Әдәмсә авыл җирлегенең зур проблемасы

2017 елда Әдәмсә авыл җирлегендә яшәүче халык 190 мең сум үзара салым акчасы һәм 2016 ел өчен бурычлылардан 25 мең сум акча җыйган, ә республика субсидиясе белән - 1 млн. 75 мең сум дигән сүз. Акча күләменең саллы булуы -әдәмсәлеләрнең икенче ел рәттән һәр кешедән 500 әр сум акча җыюы...

2016 елда 163 мең сум җыелган. Бу акчаларга (плюс республика субсидиясе) шул ук елны Бакташтагы күпер кичүе ремонтланган, суэтем башняларының берсе өчен автоматикалы насос сатып алынган. Насосны 2016 елның көзендә үк (искесе урынына) урнаштырганнар. Калган акча Кыр һәм Яшел урамнарына вак таш салу һәм юлларны кардан чистартуга тотылган.
2017 елда Татар Әдәмсәсендә, ниһаять, су белән тәэмин итү челтәрләре тулысынча алыштырылган һәм хәзер иске трассаны томалау буенча эшләр алып барыла.
- Су белән без 2012 елдан бирле, элекке башлык эшләгәндә үк шөгыльләнә башладык, - диде авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова. - Монда безнең грант һәм "Чиста су" республика программасы акчалары тотылды , үзара салым акчаларыннан алмадык. Тик быел Юл буе урамындагы тузган суэтем башнясын алыштыру кирәклеге туды. Суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү төгәлләнгәнгә күрә, димәк, аны финанслау да төгәлләнгән дигән сүз, шуңа да без моңа үзара салым акчаларыннан файдаланырга карар кылдык. Башняны подрядчы "Чишмә - Сервис" ҖЧҖ әзерләде. Башняны монтажлауга һәм аны яңа трассага тоташтыруга үзара салым акчасы җитмәде, подрядчы белән исәп-хисап ясар өчен өстәмә акча эзлибез.
- Үткән елдагы кебек үк, запас насос сатып алдык, авылдагы суүткәргеч системада 3 суэтем башня эшли. Башня үзе 284050 сумга, насос 35950 сумга төште.
- Ел саен үзара салым акчаларын без кышкы чорларда юлларны тотуга куябыз, - дип дәвам итте АҖ башлыгы. - Ни дисәң дә, безнең авыл зур, һәм Бакташ авылына һәр кышны 3 чакрым юл ясарга (салырга) кирәк. Быел 75000 сум куйдык, 2016 елда 39500 сум калдырдык. Килешүне без "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы белән төзедек. Смета төзелгән.
- Юлларның начар булуы - авыл җирлеге өчен зур проблема, - дип сыкрана авыл башлыгы, - Аларны ремонтларга тырышабыз. 2017 елда 582500 сум күләмендә үзара салым акчасына Кыр һәм Тукай урамнары арасындагы 160 метр арага (юлга) комлы вак таш түшәдек. Подрядчы "Ремстрой" ҖЧҖ үз материалы белән эшләде. Быел без үткән елгы хаталарны (комлы вак ташны (ЩПС) җирле карьердан алган идек) кабатларга тырышмадык. Таш пластинкалы түгел, ә кытыршы булып, аны ноябрь азагы, декабрь башларында салган идек. Юллар бик тиз яраксыз хәлгә килде, халыкта бу канәгатьсезлек тудыра.
Яшел һәм Кыр урамнары халкы: - Яңгырлы көннәр башланудан кот оча. Ак балчык салынган юллар үтеп йөрмәслек булачак, - ди.
- Әдәмсә авылы, мөгаен, районда авыл эчендә асфальт юл булмаган бердәнбер авылдыр, - ди Любовь Котова. - Үзәк урамда (1200 м) яхшы юл инде 90 нчы еллар башында ясалган иде, әмма чирек гасыр эчендә ул да тузды. 2015 елда республика программасы буенча Әдәмсәдә 680 метр һәм 2017 елда Бакташ авылында 600 метр юлга комлы вак таш салдык. Бакташ авылының үзенә дә керә торган юл юк. Яшел һәм Кыр урамнарына (900 м) сыйфатлы комлы вак ташны яңадан салуга килгәндә... шулкадәр акчаны кайдан алырга? Үзара салым акчасы җитми. Яхшы юллар - бик кыйммәткә төшә, үзара салым акчалары белән генә проблеманы хәл итеп булмый. 2017 елда ККК һәм чүп-чарны вакытлыча җыю һәм саклау урыннарын тотуга 97500 сум куелды. Җәй башыннан көнкүреш калдыкларын бездән "Экосервис" ҖЧҖ җыя - чыгара, ә эре габаритлы чүп-чарны (күп очракта башка көнкүреш калдыклары белән бергә) авыл халкының бер өлеше дәшми-нитми генә элекке чүп-чар урынына илтеп актара (ул май азагында ябылган булган). Кайчакта чүплектә тирес тә пәйда булгалый, гәрчә без моның белән һәрдаим көрәшсәк тә. Үзара салым акчаларына октябрьдә без төзекләндерү буенча эшләр башкардык.
2017 ел өчен үзара салым акчаларыннан кардан чистартуга салынган акчаны без әле тотмадык. Башка подрядчылар белән исәп-хисап ясадык. Узган елдан калган бурычларыбыз юк, - дип сүзен төгәлләде АҖ башлыгы.
Үзәк урамда сәүдә итүче халыктан да сораштырдык.
- Яңа су трассасына, тәмле суга без бик сөенәбез, - диде Ләйсән Шишкина.
- Авылда юллар акрынлап ясала, су, клуб, кибет бар. Үзем сыер асрыйм, - дип җавап бирде пенсионерка Мөршидә Гатауллина. - Тагын ни кирәк? Мин барыннан да канәгать.
- Безнең урамны, мөгаен, шундый итеп беркайчан да ясамаслардыр, - диде бик нык ачынып Үзәк урамда яшәүче өлкән яшьтәге Антонида Селифонова. - Әле дә хәтерлим, улым 90 елларда монда вак таш ташыган иде.
19 ноябрьдә авыл җирлегендә үзара салым буенча яңа референдум булачак. Җыем күләме балигъ яшьтәге һәр кешедән, ташламаларга ия кешеләрдән кала, 500 шәр сум. Киләсе елда планлаштырылган эшләр: юлларны кардан чистарту, Юл буе урамындагы суэтем башняның санитар сак зонасын төзү, христиан зиратында контейнерлар белән мәйданчык ясау, Әдәмсәдәге Тынычлык һәм Тукай урамнары арасындагы юлга вак таш җәю, Бакташтагы зиратта мәгълүматлар стенды һәм Әдәмсәдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә Җиңү белән кайтучы авылдашларның фамилияләре язылган мемориаль такта ясау.
Ольга Иванова
Елена Веретенникова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев