Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Надежда Панфилова төбәк проектында катнашкан

Фәлсәфәче Ж.Ж. Руссоның «Тормыш мәгънәсе кеше кылган яхшылыклар белән сугарылган» дигән сүзләре аның девизы булып тора.

Татарстан Республикасының «Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советы хатын - кыз депутатлары берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк проектын эшләтеп җибәргән. Проектта Яңа Чишмә районының Горшково авылы эшмәкәре Надежда Панфилова катнашкан.

Тарих…

Надежда Петровна 1961 елның 16 октябрендә туа, аның хезмәт стажы 47 ел тәшкил итә.

Ул күп балалы крестьян гаиләсендә туып-үсә: анда алар 7 бала тәрбияләнә.

 Әтисе Петр Григорьевич (1929 елда туган) һәм әнисе Анастасия Михайловна (1925 елда туган) - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, хәзер инде мәрхүмнәр.

10 яшеннән үк Надежда Петровна җәйләрен колхоз кырларында Республика файдасына эшләп үткәрә. Кыш көне фермаларда сыер савучыларга, бозау караучыларга авыр хезмәтләрендә булыша.

Инде 8 сыйныфта укыганда ук Надежда трактор белән идарә итә белгән һәм басуларда азык әзерләүдә катнашкан. Тракторчылар аңа үзләренә кебек ышанганнар. Ул техника белән оста идарә итеп,  аларга зур ярдәм күрсәткән. Надежда яшьтән бик актив, эш сөючән, сәләтле кыз булган. Ул үзе генә түгел, ә дусларын да колхоз файдасына иҗтимагый һәм хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткән.

 

1980 елда Надежда Петровнаны комсомол оешмасы секретаре итеп билгелиләр. Ул команда туплап, радиогазета чыгару, стена газеталары ясау белән мәшгуль булган агитбригада төзи, алар басуларга чыгып, комбайнчылардан интервью алалар, мәкаләләр һәм очерклар язалар.

 Җәмәгать эшчәнлеге белән мәшгуль булуына карамастан, Надежда колхозда эшләвен дәвам итә һәм шул ук вакытта Бауман исемендәге Казан ветеринария институтында читтән торып укый да әле.

1989-1993 елларда Надежда Ленино авылында «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозның көнкүреш йорты мөдире булып эшли.

Бинаны ремонтсыз килеш кабул итә, нәтиҗәдә ул район үзәгенекеннән дә яхшыракка әверелә. Надежда Петровна җитәкчелегендә биредә 15 кеше эшләгән. Уңайлык, эстетика һәм бина тирәсендәге матурлык алар тырышлыгы белән булдырылган.

Көнкүреш йорты хезмәтләреннән якындагы торак пунктлар һәм район хакимиятендәге җитәкчеләр файдаланган.

Аннан соң Надежда кияүгә чыга һәм күрше Горшково авылына күченә, анда да җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Һәм хәзерге заман....

Бүгенгесе көндә Надежда Петровна компетентлы, тәҗрибәле һәм бик җаваплы шәхси эшмәкәр. Ул актив гражданлык позициясенә, хокукый һәм икътисадый грамоталылыкка, кирәкле белемнәргә ия, аларны көндәлек эшчәнлегендә киң куллана. Надежда Петровна хәйрия ярдәменә дә, авылның иҗтимагый тормышына да зур игътибар бирә. Аның бүләкләре һәм казанышлары бик күп. Районда ул хөрмәтле кеше, аны бик ачык йөзле хатын-кыз буларак беләләр.

Ул экологик юнәлешкә аеруча игътибар бирә. Авыл халкын җәлеп итеп, шимбә өмәләрен оештыра, авылны төзекләндерү белән шөгыльләнә, анда алар үз көчләре белән уңайлы һәм матур мөһит  булдыралар. Авыл кешеләре белән бергә авыл территориясен чиста гына түгел, ә кул астындагы әйберләр ярдәмендә матур бер почмакка да әйләндерәләр.

Кыш җитү белән Надежда Петровнаның гаиләсе сыерчык оялары һәм җимлекләр урнаштыру белән шөгыльләнә.

Аның кебек энтузиастлар ярдәмендә аларның авылы, димәк, район да ел саен матурлана, анда яшәү тагын да уңайлана. 

Тирә-юньдәге дөньяны матуррак итү омтылышы зур хөрмәткә лаек!

Надежда Панфилова «Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр» конкурсында Экология министрлыгының «ЭКОлидер» республика конкурсында беренче урынны алган.

 Аның җитәкчелегендә чишмәне торгызу һәм төзекләндерү буенча зур эш башкарылган. Хәзер бу почмакның үзенчәлекле «сөйкемлелеге» бар. Чишмә уңайлы өйчектә урнашкан, димәк, аңа теләсә нинди һава торышында да куркыныч янамый. Янәшәсендә беседка да бар, бирегә кешеләр тәмле су алырга килгәч, бер-берсе белән сөйләшеп утыралар, кыскасы, ул барлык авылдашларның очрашу урынына әйләнгән.

 Безнең илдә дингә ышанучы байтак кешеләр яши, алар өчен гыйбадәтханә төзү - игелекле һәм кирәкле эш.

Надежда Петровна авылның үсеш перспективаларын күрә, үз алдында торган максатларны һәм бурычларны төгәл һәм дөрес итеп билгели.

Аның ярдәме белән авылда Петр һәм Павел исемендәге часовня калкып чыккан (искесе урынына). Хәзер ул  анда чисталыкны һәм тәртипне күзәтеп тора.

Надежда Панфилованың хезмәтләре игътибарсыз калмаган:  аның күп санлы бүләкләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев