Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

Наилә Хәлиуллина 29 ел район мәгариф бүлегендә методист булып эшли.

Быел һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен ул район башлыгы грантына һәм «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булган.

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

Наилә Сәет кызы мәктәп китапханәләре эшчәнлегенә кураторлык итә, мәктәп китапханәчеләренең методик берләшмәсен җитәкли, аларның һөнәри үсешенә үз өлешен кертә. Бу өлкәдә ул, һичшиксез, компетентлы кеше: Казан мәдәният институтының китапханә факультетын тәмамлаган. Моннан тыш, ул инде икенче ел мәктәпләрдә белем бирүдә табигый-фәнни юнәлешне гамәлгә ашыру һәм биш ел олимпиада хәрәкәте өчен җавап бирә. 

— Наилә Сәет кызы — бетмәс-төкәнмәс энергияле, фидакарьлек белән һәм үз эшен яратып эшли торган югары профессиональ, талантлы методист, — дип сөйли аның турында мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина. -Ул армый-талмый иҗади эзләнүләр алып баручы, китапханә эшенә яңа идеяләр һәм инновацияләрне кертүче белгеч. Яңа технологияләр һәм алымнар, хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән даими кызыксынып, ул үзе белгәннәрне практик яктан файдалана. Наилә Сәет кызы тугыз тапкыр рәттән (2015 елдан алып, 2023 елга кадәр), 500 катнашучы арасында «Иң яхшы методист» республика грантына ия булган, бу аны фундаменталь һөнәри белемле, компетентлы һәм киң күзаллаулы белгеч буларак күрсәтә. 
Аның оста оештыру эше нәтиҗәсендә район укучыларының дәреслекләр белән тәэмин ителеше 100%ны тәшкил итә. Наилә Сәет кызы китапханә процессына яңа мәгълүмати технологияләрне актив кертә. Район мәктәпләрендә аның җитәкчелегендә мәктәп китапханәчеләренең һөнәри үсешенә кагылышлы авторлык проектлары сынап карала һәм гамәлгә ашырыла. Ул үзе дә 20гә якын авторлык эшләнмәләренә ия (шул исәптән инновацион булганнарына да), төрле методик онлайн — эш мәйданчыкларында системалы рәвештә чыгышлар ясый. Мәктәп китапханәчеләре аның методик күзәтүе астында район, республика иҗади конкурсларында катнашалар, анда дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнәләр. Сәләтле методист аларны төрле һөнәри конкурсларга да әзерли. Мәсәлән, 2019 елда Черемухово мәктәбе китапханәчесе Н. А. Павлухина «2019 елның иң яхшы китапханәчесе» республика конкурсында җиңүче булган. Наилә Сәет кызы кураторлыгында районда «Яшь китапханәче мәктәбе» һәм «Остаз мәктәбе» уңышлы гына эшләп килә. 

Наилә Сәет кызы 12 ел дәвамында балалар иҗаты үзәгендә методист булып хезмәт куйган. Шушы вакыт эчендә ул бик күп сәләтле балаларны ачыклаган. Бу чорны ул аеруча җылы итеп искә ала. 

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

— Мине балаларда булган иҗади сәләтләрне күрү һәм аларга үсеш бирү мөмкинлеге кызыксындырды. Мин анда рәхәтләнеп, күңелемне биреп эшләдем. Без балалар белән күп кенә республика чараларында катнаштык, һәм безнең БИҮ республиканың 50 районы арасында 1 урынга ия була иде. 

Наилә Сәет кызы һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә. Ул һәрвакыт игелекле, ачык йөзле, елмаючан һәм сөйкемле хатын-кыз. 

-Ул тормышка уңай карашта була белә торган һәм бик җаваплы хезмәттәш. Безне һәрвакыт үзенең яхшы кәефе белән сөендерә, — дип сөйли аның турында мәгариф бүлеге методисты Лилия Төхвәтуллина. — Аның белән эшләү рәхәт. Бик аралашучан, мобиль, оештыру сәләтенә ия. Идеяләре белән уртаклашырга һәм аларны тормышка ашырырга ярата. Яңа таләпләргә, методикаларга, технологияләргә тиз арада күнә белә, ә бүгенгесе көндә бу бик мөһим сыйфат, бу аңа барлык яңалыкларга тиз өйрәнергә мөмкинлек бирә.

— Минем эшем күпкырлы, ул китапханәләр белән генә эшләүне күздә тотмый, — ди Наилә Сәет кызы. — Сентябрь аеннан декабрьгә кадәр мин олимпиада хәрәкәтендә эш итү белән мәшгуль. Инде 26 сентябрьдән муниципаль этаплар башлана бит. Өлгер генә! Мин вакыт белән бергә атларга, барлык үзгәрешләргә әзер булырга, һәр эшне күңел биреп башкарырга тырышам. 

— Бүгенге эшне, кичә үк эшләргә кирәк, — дип елмая ул. — Хезмәттәшләрем миңа «Синдә энергия байтак әле!», — диләр. -Ә иң мөһиме, күңелем яңа идеяләр белән тулы минем. Мәгариф бүлегендә эшләвемә бик шатмын. Бу миңа профессиональ һәм шәхси яктан да үсәргә мөмкинлек бирде.

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

Наилә Хәлиуллинаның тырышлыгын үзенә тапшырылган бүләкләр — район башкарма комитетының, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2014 ел) дәлилләп тора. 

«КУНАКЛАР КИЛСӘ, БИИБЕЗ ДӘ ҖЫРЛЫЙБЫЗ»

Иҗади кеше буларак, ул иҗтимагый һәм мәдәни тормышта да актив. Наилә Сәет кызы иҗат отчетларында бии һәм җырлый да әле. Күп тапкырлар «Иҗади яз» («Творческая весна») район конкурсында «Иң яхшы вокал» һәм «Иң яхшы хореография» номинацияләрендә җиңүче булган.

— Балачактан мин беренчеләр сафында, мәктәптә дә активист идем, — дип искә ала ул. — Комсорг та булдым, слетка, Казанга — шигырьләр конкурсына да делегат буларак бардым. Игезәк туганым белән барлык мәктәп концертларында чыгыш ясадык. Ул гармунда уйный, ә мин җырлый һәм бии идем. Аның белән бергә чараларны алып бардык, сәхнәдә театр куйдык. Шул ук вакытта 5леләргә укыдык һәм җәмәгать эшендә дә отличниклар булдык. Ул вакытта да, хәзер дә мин тулы канлы, вакыйгаларга бай тормыш белән яшәргә тырышам. 

Наилә Хәлиуллинаның гаиләсендә дә иҗади атмосфера хөкем сөрә. Наилә үзе Чистай районының Мөслим, ә тормыш иптәше Акбүре авылыннан. Ире Фәрит баянда уйнаганда, Наилә җырлый һәм бии. Алар татар җырларын яраталар. Вокал буенча сәләт уллары — Ленарга күчкән, ә кызлары Динә матур бии. Кызы БСМне тәмамлаган һәм бер вакыт районда «Дива» өлкәннәр хореография дуэтында чыгыш ясап йөргән. Бердәнбер оныгы, бишенче сыйныф укучысы Сәмирә әнисе һәм әбисеннән калышмый: шулай ук бии, шигырь укучылар конкурсларында катнаша. Ә Наилә Сәет кызы аңа үзенең сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсен тапшыра. Балалары Әлмәттә яшиләр һәм еш кайтып торалар. 

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

— Безнең йортыбыз бик кунакчыл. Кунакларны милли ризыклар белән каршы алам. Мин тәмле әйберләр пешерергә бик яратам. Җырлау һәм биюдән тыш, бу минем өченче мавыгуым. Аңа әниемнән өйрәндем. Кибетләрдә чәк-чәк, бавырсак һәм өчпочмакларны сатып алып булса да, мин аларны үз кулларым белән әзерләргә яратам. Кунаклар килгәндә, аралашуыбыз гармун көе һәм җыр-биюләр белән үрелеп бара. 

— Әни — безне ничек бар шулай кабул итә белүче, иң кадерле һәм иң якын кешебез, — ди кызы Динә. — Әти-әнигә кунакка килгәч, әни безне һәрвакыт елмаеп һәм тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Аның янында мин әле дә кечкенә бала сыман һәм аның яратуын һәм кайгыртуын тоям, мин аңа проблемаларымны сөйлим һәм шатлыкларым белән уртаклашам. Әни һәрвакыт мине тыңлый һәм киңәшләр белән ярдәм итә. Ул гел яхшы кәефтә, тормыш авырлыкларына бирешми. Шуңа күрәдер дә, аңа кешеләр дә тартыла һәм ул һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әни, мин сине бик нык яратам һәм сиңа озын гомер һәм бәхетле тормыш телим! 

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

Наилә Хәлиуллина: «Вакыт белән бергә атларга тырышам»

Наилә Сәет кызы 25 сентябрьдә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без дә аны шушы шатлыклы вакыйга белән котлап, сәламәтлек, иҗади уңышлар, алга таба да нәтиҗәле эш итүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев