Үткән елда безнең республикада наркотик матдәләр белән агулануның 59 очрагы теркәлгән. 28 очракта хәтта кешеләрнең нинди матдәдән үлгәнлекләре дә билгеләнмәгән. Быел артык дозадан 49 кеше үлгән һәм 164 кеше, үлү сәбәпле, рәсми исәптән төшерелгән.
Яңа Чишмә районында наркоторыш нинди һәм наркотиклар белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен ниләр эшләнүе хакында районның наркотикларга каршы комиссия секретаре Александр Еронтьев сөйли.
- 2018 елның 1 гыйнварына Яңа Чишмә районында наркотик торыш түбәндәгечә: районның өч торак пунктында составында наркотик матдә булган үсемлек - киндер үскән 5 урын ачыкланды. Район торак пунктларындагы мәктәпләрдә һәм клубларда наркотиклар тарату теркәлмәгән. Наркотик матдәләрнең артык дозасы белән бәйле үлем очраклары юк. 2017 ел отчет чорында 27 кеше медицина раславына РҮХ-гә җибәрелде, шуның 5 сендә наркотик яисә психотроп матдәләр булуы ачыкланган. Әлеге җирле халык административ җаваплылыкка тартылды. Наркотик һәм психотроп матдәләр куллану факты буенча ПДН-да исәптә торучы балигъ булмаган балалар юк. Законсыз әйләнештән 83,7 грамм наркотик матдә - каннабис (марихуана) алынган. 2018 елның 1 гыйнварына 17 кеше диспансер исәптә тора. Үткән елда 10 кеше исәпкә куелды, 13 кеше исәптән төшерелде. Наркотикларны зарарлы (зыянлы) куллану диагнозы белән 17 кеше профилактик исәптә тора (алар арасында балигъ булмаганнар юк).
Район башкарма комитетының барлык ведомстволары һәм структур бүлекчәләре вәкилләреннән оештырылган наркотикларга каршы комиссия наркомания, токсикомания профилактикасы һәм яшүсмерләр, яшьләр һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвеше булдыру буенча эш алып бара.
Суд тарафыннан профилактик чаралар һәм наркоманиядән дәвалану үтү бурычы билгеләнгән шәхесләргә контрольлек итү барышында 5 тәртип бозу очрагы ачыкланды.
Район мәктәпләрендә наркотикларның зыяны турында 37 лекция үткәрелде, рәсми сайтта шул хакта дүрт язма урнаштырылган. 2017 елда полиция хезмәткәрләре тарафыннан ике наркоҗинаять ачыкланган, алар буенча җинаять эше кузгатылган.
РМБ психологы сентябрь-октябрьдә укучыларның эмоциональ хәле буенча тест үткәргән. Тест нәтиҗәләре буенча хәвеф төркеменә керүче укучылар ачыкланган. Мондый укучылар ачыкланган барлык мәктәпләргә рекомендацияләр бирелгән һәм РҮХ наркологы белән берлектә ачыкланган хәвеф төркеме буенча балаларга профилактик наркологик медицина каравы үткәрү планы төзелгән. Балигъ булмаганнарга профкарау үткәрү нәтиҗәләре буенча наркотик яки психотроп матдәләр кулланучылар ачыкланмаган.
Район территориясендә 2017 ел дәвамында 70 кә якын Сәламәтлек көне үткәрелгән. Мәктәпләрдә һәр көнне сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана.
Ай саен ата-аналар, медицина, полиция хезмәткәрләрен чакырып тематик акцияләр, профилактика көннәре үткәрелә. Ел буена "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында наркотикларга каршы көрәш юнәлешендәге 6 язма бастырылды.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев