Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наталья Гурьева: «Социаль программалар гамәлгә ашырыла»

8 июнь — Социаль хезмәткәрләр көне.

Һөнәри бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә районының социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева эшләре социаль ярдәм программаларын тормышка ашыру, иҗтимагый хезмәтләр күрсәтү, клиентларга шәхси һәм социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү белән бәйле кешеләрнең көндәлек хезмәте турында сөйләде. 

«Социаль хезмәткәр — халыкка көнкүрештә, матди һәм рухи яктан, шулай ук хокукый өлкәдә ярдәм күрсәтүне күз уңында тоткан иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Яңа Чишмә районының социаль яклау учреждениеләре белгечләре 6 меңнән артык кеше белән эш итәләр. Социаль яклау учреждениеләре һәм Республика матди ярдәм үзәге филиалы иң күп кеше йөрүче оешмалар булып санала. 

Әлеге учреждениеләр белгечләренә граж-даннарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү, кешеләргә социаль контрактлар нигезендә дәүләти социаль ярдәм күрсәтү, аларны дәвалану өчен республика реабилитация үзәкләренә, ә бюджет хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханәләргә җибәрү, халыкның төрле категорияләренә таныклыклар рәсмиләштерү һәм тапшыру, ялгыз картларны интернат-йортларга, ә психоневрологик авырулардан интегүчеләрне тиешле учреждениеләргә рәсмиләштерү функ-цияләре йөкләнгән. 

Хезмәткәр гражданнар белән эш иткәндә, алардан гаризаларны кабул итү, карарлар чыгару һәм кирәкле чаралар күрүдән тыш, үз эшендә компетентлы һәм шул ук вакытта үзенә мөрәҗәгать иткән кешеләргә игътибарлы, аларның катлаулы тормыш хәлләрен хәл иткәндә тәвәккәл булырга тиеш.

Республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Людмила Сорокина һәм бүлек консультанты Елена Ярушкина үзләрен ярдәмчел һәм компетентлы хезмәткәрләр итеп күрсәттеләр, алар бу өлкәдә инде унтугыз елдан артык эшлиләр.

Һөнәри бәйрәмебез алдыннан барлык хезмәттәшләремә иң мөһиме — нык сә-ламәтлек, көч, оптимизм һәм уңышлар телим. Безнең тырышлыгыбыз мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт файда китерсен һәм үзебезгә дә яхшылык белән әйләнеп кайтсын иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев