Наталья Назарова: «Үземне күп балалы әни итеп хис итәм»
Халыкта «Тапкан ана түгел, баккан - ана» дигән әйтем бар. Чит балаларны тәрбиягә алып, аларны үз балаларың кебек карап яратырга һәркем сәләтле түгел.
Наталья Назарова: «Үземне күп балалы әни итеп хис итәм»
Халыкта «Тапкан ана түгел, баккан - ана» дигән әйтем бар. Чит балаларны тәрбиягә алып, аларны үз балаларың кебек карап яратырга һәркем сәләтле түгел.
Ана мәхәббәтеннән мәхрүм калган баланың шатлыгын һәм кайгысын уртаклаша белү - бөек «Ана» исемен йөртүче хатын-кызга хас батырлыкларның берсе.
Ленино авылында гомер итүче Наталья Назарова балалары күп булыр дип хыялланган. Ләкин шулай килеп чыккан инде, ире Александр белән алар бер генә ул тәрбияләп үстергәннәр.
Шушы көннәрдә Михаилга 23 яшь тулган, ул нефтьчеләрдә эшли. Улы инде буй җиткән егет булса да, Наталья күңел түрендә тагын кемгәдер бүләк итәрлек назы булуын тойган. Шушы назның ташып торуын, бәлки, аңлап та буладыр, чөнки ул бит әле яшь, кырыктан узган гына хатын.
Ире белән киңәшләшеп, балалар йортыннан кыз бала алырга карар кылганнар. Наталья моның белән бәйле җаваплылыктан курыкмаган.
«Булдыра алмам» дигән курку миндә бөтенләй булмады, ди ул.
Наталья 19 ел дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән һәм мондый тәҗрибәне балачакта да туплаган.
- Мин гаиләдә олы кыз идем һәм әниемә ике сеңелем - Марина белән Оляны карашырга булыштым, - дип аңлатты Наталья. - Шуңа күрә профессиональ эшчәнлегемдә дә миңа авыр булмады.
Тик үзләре охшаткан балалар йортындагы 6 яшьлек Диананың сеңелесе һәм абыйсы барлыгы ачыкланган. Өч бала әниләре исән килеш ятим калган - әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.
- Өчесен дә күргәч, йөрәк әллә нишләп китте, - дип сөйли Наталья. - Балаларны аера алмадык. Гаиләбезгә барысын да алдык. Күрәсең, Ходай үзе шулай кушкандыр.
Шулай итеп, Диана, Ильяна һәм Ленар яңа гаиләдә яши башлаганнар. Шөкер, әтиле, әниле һәм абыйлы гына түгел, ә ике яклап әби-бабайлы да булганнар. Шул көннән бирле инде 8 ай үткән.

- Миңа алар безнең белән гел яшәгәннәр кебек тоела, - диде Наталья.
Диана һәм 5 яшьлек Ильяна балалар бакчасына йөриләр. Өйдә алар Натальяга «әни» дип дәшәләр, ә бакчада тиешенчә - Наталья Владимировна диләр. Ленар 4 сыйныфта укый.
- Адаптация җиңел үтте, әмма башта, бераз чирләп алдылар. Хәзер инде барысы да әйбәт. Яхшы ашыйлар, тыңлаучаннар. Бик назлы балалар, минем янымнан китмиләр, - дип елмая Наталья.
Балалар барысын да олылар белән бергә эшләргә телиләр. Әни ризык әзерләсә, алар да «әзерли», әниләре кер юам яки үтүклим дисә, тагын булышчылар килеп җитә.
- Көнкүреш эшләре буенча бар нәрсәдә дә ярдәм итәргә тырышалар: бакчада һәм теплицада үсентеләр утыртып маташалар, су сибәләр, туфракны йомшарталар. Өйрәткәннәрнең барысын да тиз эләктереп алалар. Бар эшләре дә уңышлы килеп чыга, барысын да теләп һәм яратып эшлиләр.
Ленар, абый кеше буларак, сеңелләрен караша: онытсалар, уенчыкларын үзе җыештыра, киенергә ярдәм итә, кыскасы, барысын да контрольдә тота, - дип сөйли Наталья.
Әтисе малайны ир-ат эшләренә җәлеп итә. Ул әтисе һәм абыйсыннан утын кисәргә өйрәнә, алар белән дуңгыз балаларын ашата, техниканы ремонтлаганда карап, кызыксынып йөри.
Ленарның шулай ук яңа дуслары да бар икән. Бу - Натальяның туганнары, аның яшендәге дүрт бала. Өчесе - Благодатныйда, берсе Әлмәттә яши. Алар каникулда очрашалар. Яки бергәләп Ленинодагы Катя әби белән Ваня бабайда йә Горшководагы Миша бабаларында кунак булалар.


Ленарның тагын Боня кушаматлы дүрт аяклы «дусты» да бар.
- Этне бик ярата, ашата, аның белән уйный, будкасын чистарта, - ди Наталья.
Боня да яңа хуҗасын мәктәптән шатланып каршы ала.
Натальяның олы улы Миша да гаиләнең тулылануына бик шат, кечкенә энесенә һәм сеңелләренә тәм-томнар алып кайта, алар белән уйный.



Балалар аудио - әкиятләр тыңларга яраталар, китап укырга тырышалар. Ленар кайбер фәннәрне кычкырып өйрәнә.
«Ул өйрәнгәндә без дә өйрәнәбез. Укуы яхшырган. Укытучылар аны мактыйлар. Спортзалга да йөри», - дип шатлана Наталья.
Әниләре балаларда сәләтләр барлыгын ачыклаган һәм аларны үстерергә ниятли. Ленар рәсем ясарга ярата: «Буяуларны шундый төгәл һәм матур итеп сайлый», - дип соклана Наталья. Кызлар исә җыр һәм биюне үз итәләр. Укырга керер вакытлары җиткәч, Наталья кызларны БСМгә яздырырга тели, Ленар да алар белән сынлы сәнгать дәресләренә йөриячәк.
Гаилә башлыгы Саша нефтьчеләрдә эшли. Көндезге сменалардан тыш, төнлә дә эшкә чыга, әмма графикның тыгыз булуына карамастан, күп вакытын балалар белән үткәрергә тырыша. Ул, хатыны кебек үк, игелекле кеше, аның тәрбия принциплары - яхшы мөнәсәбәт, ягымлы сүз, эчкерсезлек.
- Һәр ял көнендә без, традиция буенча, камыр ризыклары әзерлибез, - ди Наталья. - Бу эштә бөтен гаиләбез катнаша. Шуңа күрә өстәл артында бик күңелле! Пироглар һәм күмәчләрне хәзер өчкә түгел, ә алты кешегә исәпләп пешерәбез. Кызлар камыр белән бик теләп эш итәләр, күмәчләрне матур итеп ясарга тырышалар. Барысы да килеп чыккач, әлбәттә, шатланалар.

-Ә күптән түгел кар төшкәч ничаклы сөенүләрен белсәгез! Чөнки кар яуган икән, димәк, тиздән тимераяк, чана, чаңгыда шуу башлана, кар бабайлар ясап була, дигән сүз бит. Һәм инде, әлбәттә, балалар яраткан бәйрәмнәрен - Кыш Бабайлы һәм бүләкле Яңа елны көтеп алалар, ә бу аларның шатлануына тагын бер сәбәп.
Әйе, Натальяның хыялы чынга ашкан. Хәзер аның өендә көн саен балалар тавышы яңгырый.
- Тәрбиягә балалар алуыма бер дә үкенмим. Кыенлыклар да булгалый. Ләкин Ходай кешегә җиңеп чыга алмаслык сынаулар бирми диләр бит…
- Хәзер үземне күп балалы әни итеп хис итәм, ә без барыбыз да - зур тату гаилә, - ди Наталья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев