Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наталья Савельева: «Китапханәче булу - кешеләрне ярату дигән сүз»

27 май - Гомумроссия китапханәләр көне

Китапханәгә килүчеләрне ул елмаеп каршы ала һәм бу китап укучыны ниләр кызыксындырганын һәм аның буш кул белән китмәве өчен аңа нәрсә тәкъдим итәргә кирәклеген белә. Наталья Павловна әдәпле, тактик хезмәткәр, укучылар белән дә, хезмәттәшләре белән дә игелекле мөгамәләдә.

Наталья Павловна Савельева 2011 елдан бирле Яңа Чишмә үзәк китапханә системасында әйдәп баручы китапханәче булып эшли. Ул грамоталы белгеч, үз эшен бик яхшы белә, даими рәвештә иҗади эзләнүләрдә: төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм акцияләрдә, рухи-әхлакый һәм туган якны өйрәнү тематикасы чараларын үткәрүдә актив катнаша, җирле үзидарә органнары, мәгариф учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Халыкны укуга җәлеп итеп, Наталья Павловна чаралар барышында төрле формалар куллана: тематик китап күргәзмәләре, викториналар, кычкырып укулар, китапханә дәресләре, патриотик һәм социаль акцияләр, мастер-класслар, шигъри конкурслар һ.б. Аның тарафыннан үткәрелгән барлык чаралар катнашучыларда чын кызыксыну уята. Китапханәгә килүчеләр арасында өченче яшь төркемендәге укучылар өчен «Файдалы очрашулар» дигән клуб оештырылган, «Пушкин картасы» программасы буенча мастер-класслар үткәрелә. 

Наталья Павловна әдәпле, тактик, укучылар белән дә, хезмәттәшләре белән дә игелекле. Китапханә хезмәткәре этикасына тулысынча ия. Ул җитәкчелекнең, китап укучыларның теләкләренә һәм киңәшләренә колак сала. Коллективта Наталья Павловнаны эш бурычларын хәл итүгә иҗади якын килүе һәм инициатив карашта булганы өчен хөрмәт итәләр. 
Иҗтимагый эшләргә дә ул күп көч һәм вакытын сарыф итә, төрле акцияләрдә һәм сайлау компаниясендә катнаша. Намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр муниципаль дәрәҗәдәге грамоталар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев