Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәфис затның олы йөрәге

Анна Никитична Нурхамәтова 40 ел Татар Булчие (Акбүре) авылында ФАП фельдшеры булып эшли.

Яңа Чишмә районына ул комсомол путевкасы белән Әстерхан медицина училищесын тәмамлагач килә. Урыс милләтеннән булган хатын-кыз 65 елдан артык татар авылында гомер итә. Аның ныклыгына, чыдамлыгына, түземлегенә, хезмәт сөючәнлегенә һәркем сокланырлык. Кешеләрне, телне белмәгән килеш ул өч ай эчендә кешеләрне аңларга өйрәнә, аннан татар телен дә, авыл халкын да ярата башлый.
Башта авырулар һәм аларның туганнары белән аралашу авыр бирелә. Шулай да ул күңел хисе белән аларның авыртуларын аңлап, елның, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яннарына, ярдәмгә ашыга. Авыл егетенә кияүгә чыга, өч ул үстерә. Хәзер аның Акбүре авылы халкыннан да якынрак кешеләре юк. Акбүрелеләр үзләре дә Анна Никитичнаны яраталар, хөрмәт итәләр, яшьләр, Әминә апа, дип кенә торалар.
- Аны яратмау мөмкин түгел. Игелеге күзләреннән үк чагыла, йомшак кына иркәләп, назлап дәшүе магнит кебек үзенә тарта, ышаныч тудыра, күңелдә тынычлык урнаша. Балачакта мин гел аңа охшарга тырыша идем, бәлки шул чакта миндә медик булу теләге уянгандыр да, - дип сөйли РҮХ табибәсе Рамилә Рамазанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев