Ни өчен минем әти “авыл” өстәмәсен алмады?
Сорау: Минем әти авыл пенсионеры, гомере буе колхозда эшләде, ни өчен ул авыл стажы өчен өстәмә түләү алмады? М.Н. Сидоров, Благодаровка поселогы.
Җавап: Авыл хуҗалыгында эшләгән 30 ел эш стажы һәм авыл җирлегендә яшәүче эшләмәүче пенсионерларга 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия арттырылды, аларның картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү 25 % ка артты, ягъни 1333 сумга. Авыл өстәмәсе “Эш, һөнәр, вазыйфа, белгечлек исемлеге һәм шуларга туры китереп иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүләр күләмен арттыру нигезендә билгеләнә...” (№ 1440, 29 ноябрь, 2018 елдагы РФ Хөкүмәте карары белән расланган). Ягъни, әгәр пенсионер авыл хуҗалыгында эшләгән икән, әмма хезмәт кенәгәсендә үзе башкарган белгечлеге күрсәтелмәгән һәм әлеге исемлектә дә юк икән, бу очракта пенсия артмый. Моннан тыш, авыл җирлегендә яшәве мөһим. Шулай да булгалый, пенсия билгеләгәндә пенсионер шәһәрдә яши, ә аннары, мисал өчен, авылга күчеп кайта, тик үзенең күченүе-китүе турында РПФ га хәбәр итми. Һәм документларында элеккечә шәһәр пропискасы кала. Шуңа күрә, яңадан исәпләү РПФ да булган документлар буенча, пенсионерның гаризасыннан башка гына ясала, әгәр пенсионер ниндидер сәбәпләр буенча “авыл” өстәмәсен алмаган, әмма ул үзе исәпләгәнчә, моңа хокукы бар икән, ул ел дәвамында шуңа тиешле документларны алып килә ала. Яңадан исәпләүне аңа барлык чор өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан алып ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев