“Әни сүзе – иң күркәм сүз, ә изге сүз- солдат анасы” (Солдат әниләре белән очрашу)
2020 нче елның 6 нчы мартында “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда” Халыкара хатын – кызлар көненә, шулай ук Бөек Җиңүнең75 еллыгына багышланган “Әни сүзе – иң изге сүз, ә изге сүз - солдат анасы” дигән чара узды.
Балалары хәзерге вакытта Россия армиясе сафларында хәрби бурычларын үтәгән солдат әниләре (Ризванова Галия (Шахмай), Хаметшина Гүзәлия (Чаллы Башы) белән очрашуга, әтиләре Бөек сугыш кырларында һәлак булып ятимлек ачысын татыган, балачак бәхетеннән мәхрүм калган сугыш чоры балалары чакырылган иде.
Кичә башында Шахмай авыл җирлеге башлыгы Гаризов И.Г. хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде.
Армия сафларында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән егетләребез-безнең горурлыгыбыз, һәм монда әниләрнең роле зур. Солдат әниләре улларының хезмәте турында сөйләделәр, аларның уңышлары белән уртаклаштылар. Музей мөдире Сабирова Г.К., үз чиратында, аналарга чын Ватан сакчылары тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде һәм улларыннан аудио һәм видеокотлау бүләк итте.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле – сугыш ятимнәренең сугыш һәм сугыштан соңгы авыреллар турында ачы хатирәләре булды. Бу буынның ятимлеге бүген, Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, аеруча сизелә. Бу сугыш чоры балаларының әтиләре җиңү өчен үз гомерләрен биреп, япь-яшь килешһәлак булган.Аларны хак рәвештәдәүләт дәрәҗәсендә сугыш ятимнәре дип тануларын теләп каласы килә, чөнки киләсе юбилейныкаршы алалмаска мөмкиннәр.
Кичәкүмәкләп чәй эчү һәм истәлеккә к фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев